Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

МАРИ СУЫКСУЫНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙӘМЕНДӘ: ЯШЬЛӘР ЙОЛАЛАРНЫ ОНЫТМЫЙ!

Халыкта, әгәр май чабу(масленица) атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар. Актаныш төбәгендә төрле этнос, милләт вәкилләре үзара дуслыкта, күркәм татулыкта гомер итә. Бергәләп гаилә коралар, милли-мәдәни бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен күңелле итеп үткәреп шатлыкта яшиләр! Район үзәгеннән 25 чакырам чамасы ераклыкта урнашкан Мари-Суыксуы авылы халкы да матур итеп, шаулатып-гөрләтеп дөнья көтә, үзләренең традицияләрен хөрмәт итә!

                                           Май чабу – элек-электән сакланып килгән, көтеп алынган һәм сөенечле бәйрәмнәрнең берсе. Ул җиде көн дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләр күңел ача, кунакка йөрешә һәм коймак пешерәләр. Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Мари Суыксу авылы марилары да бу бәйрәмне ел да бигели, җыр-моң, уен-көлке белән үткәрә.
Чара быел аеруча бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. 
Актаныш районы мариларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Мари Суыксу мәктәбе директоры Эдуард Әмирҗан улы Галиев белән сөйләштек:


Масленица бәйрәменә дәррәү җыелдык. Агымдагы елдагысы үзенчәлекле: узган елны без бик зур грант отуга ирештек. Проектны уңышлы гына реализацияли башладык та инде. Барлык мари халкының бәйрәмнәрен бәйрәм итәбез. 
Әлеге бәйрәм – язычестволык бәйрәме. Безнең биредә кыш карачкасы бар, күрәсез. Аның кесәсенә һәркем үзенең теләкләрен, арынасы килгән әйберләр, чирләр турында язып салалар да яндыралар.


                                           Ни гаҗәп, яшьләр аеруча монда актив иде. Күпләр нәни генә сабыйларын да чаналарда алып килгәннәр. Авыл мәктәбе территориясендә үтүе дә юкка түгел, укучылар кызыксынып, милләтләренең матур бәйрәме аркылы рухи зәвык алдылар, ата-бабалардан килгән йолада уйнап, җырлап-биеп йөрделәр.

                                           Менә бәйрәм рухында бизәлгән атны да егетләр китерделәр. Аның чанасына урнаштырылган кыш карачкасы авылның урамнары буенча җилдерде. Барлык кайгы-хәсрәтләрне, моң-зарны үзенә туплагандай тоелды. Менә карачка кар өеменә урнаштырылды. Ә җигелгән ат чанасында яше-карты йөреде, таудан шуып күңел ачты, шатланды, яз сулышына китерә торган бәйрәмгә куанды.
                                           Самавыр торбасыннан ургылган төтен, учакта кыздырылган тәмле, хәтта  “телеңне йотарлык” коймакларның хуш исе, халык көйләре – монда бәйрәм, монда яз тантанасы икәнен аңлатты, авылдашларны җыйды. Һәр килүче тәмле ризыклар белән сыйланып, кайнар чәй эчеп җылынды, уеннарда дәрт-дәрман белән катнашты. Бүләкләр дә мулдан булды.
Удмуртиядән туган якларына кайткан Ләйсән ханым Якимова да якташлары янәшәсендә ихлас күңелдән сөенеп, шатланып, туганнары, дус-ишләре белән аралашып йөри иде.


Ел саен бик күңелле, бик рәхәт уза бу бәйрәмебез! Яратам, көтеп алам масленицаны, чын-чыннан бу авылдашлар өчен дә күрешү бәйрәме, яз назы, язгы яктылыкны өмет итү!  - ди әңгәмәдәшем.


Илләребез тыныч булсын, изге теләкләребез, матур фикерләребез кабул булып торсын! Саулык телим якташларыма!


Алып баручы, урындагы дан-шөһрәтле “Ший Памаш” ансамбле җитәкчесе Ирина Робинзоновна Миникаева карачканы яндырганда була торган тагы бер ырым белән таныштырды: карачка янган учакка калган коймакларны ыргыту.
Ямьле яз айларын бергә каршы алыйк, дуслар! Саубуллашыйк кыш белән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев