Актаныш

Актаныш районы

16+
Күпкырлы Россия

Рус теле көне белән!

6 июньдә – рус әдәби теленә нигез салган бөек шагыйрь А.С.Пушкин туган көнне - күп милләтле илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм, Россия Федерациясе халыкларының гомуми байлыгы, халыкара аралашу чарасы буларак, рус телен саклау һәм үстерү максатыннан РФ Президенты Указы нигезендә билгеләнде.

Бу ике вакыйганың бер көндә билгеләп үтелүе очраклы түгел. Нәкъ менә Александр Сергеевич Пушкинның шигъри теле инде менә ике йөз елдан артык “сүзнең алтын үлчәме” һәм рус әдәби теленең классик нормасы булып санала. Аның иҗаты Россиядәге барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүгә гаять зур йогынты ясады. Бөек Тукаебызның Пушкинны үзенең Укытучысы дип кат-кат атавы да юкка түгел.

В.Г.Белинский: “... рус теле – дөньядагы иң бай телләрнең берсе, моңа бернинди дә шик юк”, – дип язып калдырган. Бүгенге рус теле – Европада иң киң таралган тел. Дөнья телләре клубында даими әгъза булып торуы – рус теленең халыкара күләмдә танылуына дәлил. Рус теле илебездә сәяси, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә бер-береңне аңлап яшәү-эшләүгә ярдәм итә, төрле милләт һәм төрле дин кешеләрен берләштерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев