«Әнәк» агрофирмасында язгы чәчү: көненә 650 гектарга кадәр эш башкарыла
«Әнәк» агрофирмасында язгы чәчү кампаниясе гөрләп бара. Быел хуҗалык алдында зур бурычлар тора — барлыгы 21 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкару планлаштырыла. Шуның 10 мең гектары техник культураларга туры килсә, 8 мең гектарда бөртекле культуралар игеләчәк. Моннан тыш, кукуруз мәйданнары да шактый.
Хәзерге вакытта кырларда 8 чәчкеч агрегат эшли. Аларның дүртесе арпа, дүртесе көнбагыш чәчү белән мәшгуль. Язгы кыр эшләренең барышы турында хуҗалыкның баш агрономы Айзат Фазуллин сөйләде.
— Чәчү эшләрен без апрель ахырында ук башлап җибәрдек. 30 апрельдә керештек, ә 1 майдан тулы көчкә эшли башладык. Инде менә өч көн рәттән барлык 8 агрегат та туктаусыз эшли, — ди ул.
Бүгенге көндә иң элек арпа һәм көнбагыш чәчүгә өстенлек бирелә. Бу культуралар чәчү кампаниясенең башлангыч этабын тәшкил итә.
Эш ике сменада оештырылган: кайбер агрегатлар тәүлек әйләнәсе диярлек эшләсә, калганнары бер сменада хезмәт куя. Механизаторлар өчен барлык шартлар тудырылган — алар басуда ук кайнар аш белән тәэмин ителә, вахта транспорты эшли.
— Эш иртәнге сәгать алтыда башлана. Бөтен механизаторлар шул вакытта ук басуда була. Сменада булмаганнар кичке сигезләргә кадәр эшли, ә сменалы эшләгәндә алтыдан алтыга алышыналар, — дип аңлата баш агроном.
Көненә хуҗалыкта уртача 600–650 гектар җир чәчелә. Бер агрегатка якынча 80 гектар туры килә. Әлеге темплар сакланган очракта, язгы чәчү эшләрен 25 көн эчендә тәмамлау планлаштырыла.
Чәчү барышында агротехник таләпләр дә төгәл үтәлә: бер гектарга 100 килограмм амофоска ашламасы кертелә, шулай ук өстәмә тукландыру өчен селитра кулланыла.
Быелгы сезонның үзенчәлеге — рапс мәйданнарының артуы. Узган ел 4 мең гектар булса, быел ул 6 мең гектарга җитәчәк. Көнбагыш мәйданнары исә узган ел дәрәҗәсендә сакланган — 4600 гектар.
Көзге культуралар да яхшы хәлдә кышлап чыккан. Хуҗалыкта 3600 гектар көзге бодай һәм 356 гектар көзге рапс үстерелә. Аларны бозып чәчү ихтыяҗы юк, хәзер тәрбияләү эшләре алып барыла.
Язгы чәчүгә лаеклы өлеш
Язгы чәчү кампаниясендә һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Шуларның берсе — Качкын авылында яшәүче Миргаязов Әбүзәр Кәрим улы. Пенсия яшендә булуына карамастан, Әбүзәр абый өйдә утырырга күнекмәгән. Ул шәхси йөк машинасы белән басуларга чәчүлек орлыклар, ашлама ташып, игенчеләргә зур ярдәм күрсәтә.
— КамАЗда күптән эшлим инде. Пенсионер булсам да, өйдә генә ята алмыйм. Язгы чәчү — авыл кешесе өчен изге эш. Ярдәм кирәк булгач, читтә калып булмый, — ди ул.
Хәзерге вакытта ул өзлексез рәвештә ашлама һәм көнбагыш орлыкларын кырларга ташый, чәчкеч агрегатларын вакытында чәчүлек белән тәэмин итеп тора. Бу эш чәчү темпын саклауда аеруча мөһим.
— Ташып торабыз, өзеклек булмасын дип тырышабыз. Һәр эш үз вакытында башкарылырга тиеш, — ди Әбүзәр абый.
Аның сүзләренчә, кырда хезмәт куючы механизаторлар да үз эшләренә бик җаваплы карый. Алар иртә таңнан ук эш башлый, кичкә кадәр туктаусыз хезмәттә.
— Механизаторлар бик тырыш. Иртәнге алтыда ук басуда булалар, кичкә кадәр эшлиләр. Намус белән хезмәт куялар, — ди ул.
Авыл кешесе өчен язгы чәчү — гади эш кенә түгел, ә зур җаваплылык. Шуңа күрә Әбүзәр абый да бу кампанияне һәркемнең уртак бурычы дип саный.
— Хәзер тырышып эшләсәк, көзен мул уңыш алачакбыз. Икмәк булса — ил дә тук, халык та тук була. Шуңа күрә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш, — ди ул.
Үз чиратында, Әбүзәр абый кыр батырларына изге теләкләрен дә җиткерде: сәламәтлек, сабырлык, техника ватылмыйча, эшләренең уңышлы баруын теләде.
Яңа техника, яңа орлык — мул уңышка ныклы нигез
«Әнәк» агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов — алга карап эш итүче, заман сулышын тирән тоеп, эшне дөрес оештыра белүче җитәкче. Язгы чәчү кебек җаваплы чорда ул һәрвакыт кырларда, эш барышын шәхсән үзе күзәтеп, механизаторларның хезмәт шартлары белән кызыксынып тора.
Бүген дә ул Түке авылы янындагы «Глава» басуына килеп, көнбагыш чәчүне карады. Басуда эш кайный — техника гөрли, игенчеләр тырыш хезмәт куя.
— Көннәр матур торганда инде берничә көн тулы көчкә эшлибез. Бүгенге көндә 6 агрегат Актаныш районында, 2 агрегат Минзәлә районында, 1 агрегат Тукай районында эшли. Хәзер рапс, көнбагыш, арпа чәчәбез — иң беренче культуралар шулар, — дип билгеләп үтте җитәкче.
Аның сүзләренчә, кырлар чәчүгә әзер, эшләр оешкан төстә бара. Язның уңай килүе дә игенчеләргә өмет өсти.
— Җирләр әзер, эшләр яхшы бара. Яз матур килә, Алла боерса, яхшы уңышларга өметләнәбез, — ди Фаил Газетдинов.
Әлеге басуда быел көнбагыш чәчелә. Моның өчен агрофирмага яңа заманча техника — «Amazon Precea 12000» чәчкече кайтарылган. Фаил Фәнис улы әйтүенә караганда, Германия һәм Россия компанияләре берләшеп ясаган техника республикада әле бердәнбер. «Amazon Precea 12000» чәчкече рәт аралары эшкәртелә торган культуралар — көнбагыш һәм кукуруз өчен махсус сатып алынган.
— Бу чәчкечне быел гына кертеп җибәрдек. Агро-«Амазон» аша ташлама белән алдык. Көнбагышны да, кукурузаны да шушы техника белән чәчәргә ниятлибез. Чөнки безнең терлекчелек тармагы бар, сыйфатлы азык кирәк, — дип аңлатты директор.
Быел хуҗалыкта чәчелә торган көнбагыш сортларының күпчелеге — илебездә җитештерелгән орлыклар. Әйтик, әлеге басуда «Амиди» сорты чәчелә.
Яңа техника кертү — җитештерүне нәтиҗәлерәк итүгә юнәлдерелгән адым. Элек «рәт аралары эшкәртелә торган культуралар өчен чәчкечләр җитмәү проблемасы булса, хәзер ул хәл ителгән.
— Хәзер инде бездә тиз йөрешле, куәтле чәчкеч бар. Ике сменада эшлибез, — ди җитәкче.
Заманча техника белән эшләү өчен, әлбәттә, тәҗрибәле кадрлар кирәк. Бу мәсьәләгә дә агрофирмада зур игътибар бирелә.
— Бүгенге техникалар катлаулы кебек тоелса да, өйрәнергә мөмкин. Электрон ярдәмчеләр күп. Әмма тәҗрибә бик мөһим. Бездә үзебезнең сыналган, тәҗрибәле механизаторлар эшли. Шушы иң ышанычлы белгечләрне заманча чәчкечләргә утыртабыз, — дип ассызыклады Фаил Газетдинов.
Тәҗрибәле механизатор — кыр эшләренең терәге
Марат Хәйретдинов — «Әнәк» агрофирмасында оешкан көннәреннән үк хезмәт куючы тәҗрибәле механизаторларның берсе. Хуҗалык эшчәнлеге башланган чорда ук ул игенчелек тармагына кереп китә һәм бүгенгә кадәр тугры калып, кыр хезмәтендә эшләвен дәвам итә.
— Башта Нур Баян исемендәге хуҗалыкта, аннары аерылып чыккан «Әнәк» агрофирмасына күчтем. Шуннан бирле тракторда эшлим, — ди ул.
Марат әфәнде ел саен язгы чәчү кампаниясендә актив катнаша. Аның өчен бу эш — гадәти хезмәт кенә түгел, ә зур җаваплылык таләп итүче чор.
— Язгы кыр эшләрен гадәттә тырмалаудан башлыйбыз, аннары чәчүгә керешәбез. Җәй буе җир эшкәртү эшләре дәвам итә, көзен исә басуларны киләсе елга әзерлибез, — дип сөйли механизатор.
Бүгенге көндә ул заманча техника — John Deere тракторында эшли. Быел исә хуҗалыкта яңа «Amazon Precea 12000» чәчкече кулланыла башлаган.
— Яңа чәчкеч тулысынча компьютерлаштырылган, эшләргә бик уңайлы. Аның ярдәмендә чәчү сыйфаты да югарырак, — ди Марат.
Тәҗрибәле механизатор буларак, аны төрле культураларны чәчү һәм эшкәртүгә билгелиләр: көнбагыш, кукуруз, шикәр чөгендере, бөртекле культуралар чәчкән. Төрле культуралар чәчкәндә үзенчәлекләр бар, аеруча тирәнлекне дөрес көйләү мөһим.
— Агрономнар башта тикшереп карый, аннары без чәчкечне кирәкле тирәнлеккә көйләп эшлибез. Көнбагышны, мәсәлән, якынча 5 сантиметр тирәнлектә чәчәбез, — дип аңлата ул.
Быелгы яз да үзенчәлекле булган. Кар күп яуганлыктан, җир озак кына җылынмаган. Әмма хәзер шартлар тулысынча чәчү өчен яраклы.
— Быел кар сулары озаграк китте, җир соңрак өлгерде. Әмма хәзер чәчәргә мөмкин, эшләр бара, — ди ул.
Күп еллык тәҗрибәсенә таянып, Марат Хәйретдинов язгы кыр эшләрендә катнашучыларга изге теләкләрен дә җиткерде:
— Барысына да иң беренче сәламәтлек телим. Язгы кыр эшләрен имин генә, уңышлы итеп тәмамларга язсын.
Тәҗрибә, тырышлык һәм җаваплылык — нәкъ менә шундый механизаторлар хезмәте нәтиҗәсендә кырларда мул уңышка нигез салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев