Игенчеләребез - кырларда
Актаныш районы басуларында җаваплы чор – уҗым культураларын ашлау бара.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре бүген чәчүлек орлыкларны кабат эшкәртү белән мәшгуль. 13796 тонна бөртеклеләрнең 5305 тоннасы инде чәчүгә әзер. Орлыкларны агулау яхшы гына дәвам итә.
«Нигез», Нур Баян исемендәге, «Чәчер» хуҗалыкларында һәм «Әнәк» агрофирмасында көзге культураларны минераль ашлама белән тукландыралар. «Әнәк», «Актаныш» агрофирмасы, «Таң», «Чәчер», «Алга» хуҗалыкларында күпьеллык уҗымнарны ашлыйлар.
Күпьеллыкларны дым белән каплату да шушы ук «Таң», Нур Баян исемендәге, «Алга», «Чәчер» хуҗалыкларында, «Әнәк» һәм «Актаныш» агрофирмасында уңышлы башкарыла.
«Таң» һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда ЗЯБ сөрүгә керештеләр.
Техникаларның төзек, минераль ашламаларның җитәрлек күләмдә булуы хуҗалыкларга әлеге эшләрне сыйфатлы һәм оптималь срокларда башкарырып чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев