Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Бер Аллаһка гына сыен: Куян аланындагы гает бәйрәменнән безнең репортаж

Бүген Куян авылында зур бәйрәм- ачык аланда Корбан гаетенә багышланган мәҗлес уза. Мәҗлес гөрли, кызганнан-кыза. Дистә еллар эшмәкәр Фәнис Газетдинов тарафыннан Сабантуй үткәрелеп килә иде, быел исә танылган якташыбыз Корбан гаете бәйрәмен халык бәйрәменә әверелдергән. Бик матур аланда берничә озын өстәл корылган, табыннар мул, Газетдиновлар исеменнән чалдырылган корбан итеннән кайнар ризыклар килеп кенә тора. Сәхнәдән исә милли моңнарыбыз агыла. Халкыбызның яраткан җырчылары- Татарстанның халык артисты Марат Галимов һәм Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзовны берләштергән «Рухи моң» дуэты мәҗлесне аеруча ямьләндерә.

Куян авылында яшәүчеләр рәхәтләнеп бәйрәм итте бүген, чын үзебезчә, тыныч күңел белән рухи көч тупладылар, җәйге матур кояшлы көндә артистларыбызның чыгышлары, дини җырлары, дин эшлеклеләренең, җитәкчеләрнең чыгышлары уйландыра да, алга таба яшәргә канатлар да куя. 

Мәҗлесне оештыручы Фәнис Газетдинов, авылдашларыма хөрмәт йөзеннән шушы аланда 12 ел Сабантуй үткәргән идек, быел исә Корбан гаете мәҗлесе уздырырга уйладык, ди. Куянлылар бу тәкъдимне бик хуплап каршы ала, бәйрәмне уздыруда төрлечә ярдәм итәләр. Бүген иртәннән үк Фәнис Таҗедин улы үзе, хатыны Гөлшат, ике улы Фаил һәм Наил һәм абыйсы Мөхәммәди исеменнән 5 сарык корбан чалдырган. Мәҗлескә авылдашлар гына түгел, күрше-тирә авыл җирлеге башлыклары, имам-хатыйблар да чакырылган. Бәлки әле шушы матур бәйрәм традициягә әйләнер, алга таба башка җирлекләрдә дә оештырыла башлар.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Куян авылы халкын бәйрәм белән котларга килгәч, әлеге чараны оештырган өчен Фәнис Газетдиновка рәхмәт белдергән.

 "Рухи моң" дуэты җырчысы Марсель Вәгыйзов быелгы Корбан гаетенең изге җомга көненә туры килүе аеруча олы мәгънәгә ия, ди. Әлеге мәҗлеснең бик тә рәхәт баруын искәртте.

Халыкның эчкерсез мәҗлескә килүе, иманын ныгытып бәйрәмдә катнашуы безгә сәхнәгә кадәр сизелеп тора. Безнең диния җырларыбыздан, чыгышларыбыздан тамашачының күңеле сискәнеп куйса, безгә дә бик рәхәт. Бүгенге бәйрәм алдагы елларда дәвам итсен, башка авылларга да таралсын. бу бәйрәм ислам диненә бер дәгъват ул!-дип фикерен ассызыклады Марсель әфәнде.

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин районыбызда Корбан гаете бәйрәменең бик матур узуын билгеләде. 

Җомга намазын да, корбан гаете намазын да мәчет тулы булып укыдык. Аллаһ раббыбыз рәхмәте белән Фәнис абый бик зур бәйрәм оештырды. Корбан чалу көннәре әле иртәгә, берсекөнгә ахшам намазына кадәр дәвам итә. Корбан чалып безгә Аллаһ ел буена хәвеф-хәтәрдән, бәла -казадан сакланырга, гаиләбезне, мохтаҗларны сөендерергә мөмкинчелек бирә. Бүген күпме генә шөкер итсәк тә аз. Махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз исәнлеге, яраланганнары, шәһит киткәннәре өчен, дөньялар тынычлансын дип, догалар кылыйк. Менә шулай тынычлыкта, дини бәйрәмнәрдә очрашырга язсын,- диде Руслан хәзрәт һәм авыл мәчетләрендә каникул вакытында дини лагерьлар ачылуын хәбәр итте. – Балаларыбызга дини, әхлакый тәрбия бирик. Алар безне җәннәткә алып керүчеләр!

Руслан хәзрәт җирлекләрдә озак еллар дини гыйлем өләшүче, халкыбызга хезмәт итүче имамнарыбыз Куян авылыннан Сабит Бәхтиевкә һәм Актанышбаш авылыннан Мөдәрис Хановка 75 яшьлек юбилейлары уңаеннан тәбрикләп Татарстан Мөфтиенең рәхмәт хатын тапшырды. 

Күңелле мизгелләр алга таба да дәвам итте. Артистлар төрлечә мәҗлестәгеләрнең күңелен ачты, сораулар биреп дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырдылар, уеннар оештырдылар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев