Бүген Югары Яхшыйдагы «Дәүҗия» мәчетендә мөселман кардәшләребез бик матур очрашуга җыелды
«Дәүҗия» мәчете ачылганга әле бик күп вакыт үтмәде. Шулай да Аллаһ йорты халкыбызга ислам динен дәгъватлауда һәм гыйлем орлыклары таратуда матур гына хезмәт куя.
Бүген биредә Актаныш районы, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән дин эшлеклеләре килде. Биредә бик матур тәрбияви очрашу уза.
Мәчет имамы Нурмөхәммәт Хөснетдинов хәләл җефете Сөембикә белән дини календарьлар чыгардылар. Әлеге календарьда ислам диненә кагылышлы бәйрәмнәрнең даталары күрсәтелгән, Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме язылган. Шулай ук әнисе хөрмәтенә шушы якты, матур, затлы мәчетне төзеткән Булат Әхмәдуллинның тәрбияви фикерләре дә язылган.
Күренекле якташыбыз, меценат, бик күп чараларның иганәчесе Булат Гомәр улы үзе дә әлеге бәйрәмдә катнашты, дин кардәшләребезгә изге теләкләрен җиткерде.
Хәзрәтләребез бик мәгънәле вәгазьләр укыды.
Вәгазь кичәсеннән соң ир-егетләр һәм хатын-кызлар мул табын артында сөйләшүләрен дәвам итәчәк.
Бүгенге бәйрәм турында алдагы язмаларыбызда тулырак яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев