Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Корбан гаете уңаеннан Технология техникумында аш мәҗлесе узды

Бүген Актаныш районында бик күп мөселман кардәшләребез Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү өчен корбан чалдырды. Технология техникумында районыбыз җитәкчеләре чалдырган корбан итеннән мул табын әзерләнде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев мәҗлестә катнашучыларны район башлыгы Ленар Зарипов исеменнән сәламләп, бәйрәм белән котлады.

Сыер малын корбан чалдырган җитәкчеләребезгә- Ленар Зарипов
 Дилфат Нәгыймов, Дәниф Харисов, Шәйхенур Шәехов, Рубин Хәмидуллин, Илдар Мортазин, Айгиз Фәрдиевка барлык кунаклар исеменнән рәхмәт белдерде. 

«Гамбәрия» мәчете имамы Иркен хәзрәт дин кардәшләребезгә корбан чалдыруның мөһимлеген аңлатты, тәрбияви темага вәгазьләр сөйләде. 

Гает мәҗлесе табыны 85 кешегә әзерләнде. Кайнар токмачлы ашларны техникум пешекчеләре пешерде, өстәлләрне сервировкалады, ә студентлар кунакларга хезмәт күрсәтте. 

Мәҗлестә катнашучылар корбан чалдырган дин кардәшләребезгә, мәҗлесне оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр, изге догалар кылдылар. 

Айнур Гыймадиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев