Актаныш районында җырламаган, биемәгән кеше юк
Халыкны өйдән чыгарып булмый, шуңа күрә бәйрәм дә юк. Гадәттә, авылларда клуб мөдирләре әнә шундый сылтау табарга ярата. Ә менә Актаныш районында җырламаган, биемәгән кеше юк, диләр. Алар тумыштан сәләтлеме, әллә хезмәткәрләр кызыксындыра беләме? Бу якларга килеп чыккач, әнә шул сорауларга җавап эзләргә булдык. Дискотекада өлкәннәр дә бии Авылга нинди...
Халыкны өйдән чыгарып булмый, шуңа күрә бәйрәм дә юк. Гадәттә, авылларда клуб мөдирләре әнә шундый сылтау табарга ярата. Ә менә Актаныш районында җырламаган, биемәгән кеше юк, диләр. Алар тумыштан сәләтлеме, әллә хезмәткәрләр кызыксындыра беләме? Бу якларга килеп чыккач, әнә шул сорауларга җавап эзләргә булдык.
Дискотекада өлкәннәр дә бии
Авылга нинди генә кунак килсә дә, аны ипи-тоз белән каршылау гадәткә кергән. Бер кеше өчен дә концерт оештырырга мөмкиннәр. Авыл халкына моның бернинди авырлыгы да юк. Һәр авылда театр, ансамбль оештырылган. Шулай булгач, артистлар үзләренеке. Киров авылы мәдәният директоры Алсу Хуҗина әйткәнчә, халык белән бары тик уртак тел таба белергә кирәк. Авылда 800 гә якын кеше яши. Мәдәният йортында хезмәткәрләр саны да тугызга җитә. Анда сәнгать мәктәбенең филиалы эшли. Балалар баян, вокал, рәсем, бию түгәрәкләренә йөри. Быел театрныкын да ачканнар. "Оста куллар" түгәрәгендә курчакларга киемнәр тегәләр, агачтан әйберләр ясыйлар.
- Элегрәк чараларга халыкны чакыра алмаган чаклар да булды. Хәзер үгетләп торасы юк. Җитәкчелек үрнәк күрсәткәч, башкалар да сәнгатькә тартыла. Укытучылар, тәрбиячеләр, хуҗалык җитәкчесе, авыл башлыгы - бөтенебез бергәләп эшлибез. Бездә һәр кеше җырлый-бии, - ди мөдир. - Кичләрен, сиксәненче елларны искә алып, дискотекалар оештырабыз. Өлкән буын кешеләре дә рәхәтләнеп күңел ача. Элеккеге уеннарны уйныйбыз. Мәдәният йорты гөрләп тора. "Дуслык" бию ансамбленә дә "халык" исеме бирелергә тора икән. Ә театр коллективы әлеге исемне 1985 елда ук алган инде. Ул чордагы артистлар әле дә сәхнә түреннән төшми. Иң өлкәненә - 60 яшь. Яшьләрне дә тартырга тырышалар. Коллективта - 20 -25 кеше. Өлкәннәр һәм балалар белән елына берәр спектакль әзерләп, күрше авылларга йөриләр. Башкортстан тамашачысын сөендерергә дә вакыт табалар. Уфа яшьләр театрының баш режиссеры Рөстәм Хәкимов үзе дә әсәрләрне сәхнәләштерергә ярдәм итә икән. Узган ел "Идел-йорт" төбәкара фестивалендә катнашып, икенче урынны алганнар. Быел Казан тамашачысына Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектаклен тәкъдим итәргә җыеналар.
Киров халкы концертларга караганда спектакльләр, бигрәк тә драма әсәрләрен үз итә икән. "Авыл җирендә билет бәясен арттырып куеп булмый. Аны 50-100 сумга сатабыз. Елына 15-20 мең сум акча эшлибез. Бушлай куйган чаклар да була. Кая барсак та, заллар шыгрым тулы. Үзебезгә дә чакырабыз. Авылдашлар башкаларның да үзенчәлеген, яңалыкларын күрергә тиеш", - ди Алсу. Бер әсәрне сәхнәләштерү өчен ике айлап вакыт кирәк. Бу инде - авыл халкы төн буе клубта дигән сүз. "Репетицияләр кайчак сәгать төнге 11-12 гә кадәр дәвам итә. Чын күңелдән бирелгәч, өйгә кайту да онытыла", - ди авыл халкы.Артистлар комедия, трагедия, классик жанрларда спектакльләр әзерләгән. Киләчәктә берәр рус язучысының әсәрен сәхнәләштермәкчеләр. Театр белән генә мавыгып та булмый. Концертын да оештырырга, КВНына да әзерләнергә кирәк. Басуларга агитбригада белән дә чыгалар. Игенчеләрнең күңелләрен дә кузгатып җибәрәләр.
Телевизор да туйдыра
Иске Байсар клубында да тормыш кайный. Милли киемнәр кигән, икмәген, чәкчәген тоткан авыл халкы безне җырлап-биеп каршы алды. "Элек-электән авылыбыз мәдәниятле, мәгърифәтле булган. Мәдрәсә, күрше-тирә авылларда бердәнбер рус мәктәбе эшләгән. Базарга килгән шамакайлар, аю биетүчеләр халыкның күңелен ачкан", - дип сөйли клубта 43 ел эшләүче Әнвәр Вәлиев. - Мәдәнияткә караш үзгәрә. Баштарак халыкны телевизор үзенә "йоткан" иде. Бүген халык сәнгатьтән читләште дип әйтеп булмый. Үзебезнең артистлар концерт, спектакльләр куйганда, залларда буш урын калмый. Танылган артистлар килгәндә дә аның кадәр кеше булмый хәтта.
Спектакль куюда барлыгы 20 ләп кеше катнаша. "Әбиләргә ни җитми?" дигән спектакль белән күрше Башкортстан районына бардык. Төрле бәйгеләрдә актив катнашырга тырышабыз. Сәнгать җитәкчебез Фәнзилә Хәйриева да үз эшен җиренә җиткереп башкара. Җәй көннәрендә дискотекалар кайчак төнге сәгать 12 гә кадәр дәвам итә. Шәфкать туташы, социаль хезмәткәр булып эшләгән Рәзилә Гыйздәтуллинага, лаеклы ялга чыккач, китапханәче булырга туры килгән. "Ак калфак" түгәрәген җитәкләргә кушкач, аптырап калдым. Аны берничә кеше белән башлап җибәргән идек. Әкренләп башкалар да кушылды. Кул эшләре белән шөгыльләндек. Хәзер әбиләрдән калган элеккеге әйберләрне җыябыз. "Әбиемнең күңел сандыгы" дигән кичә үткәрдек. Балаларга иген чәчү йолаларын күрсәтәбез. Мәктәп, мәдәният йорты, китапханә бергә эшләгәндә, уңышлар да көттерми. Күлмәкне үз акчабызга тектердек. Кыш көне скандинавча чаңгыда йөрибез. Клубка килгәч, кан басымы көйләнә. Өйгә күңелгә сихәт табып кайтып китәбез", - ди ул.
Мәктәптә математика укытып лаеклы ялга чыккан Римма Разова да өендә тик утырмый. "Гел китап уку, телевизор карау да туйдыра. Клубта кул эшләре белән шөгыльләнбез. Бәйләргә өйрәндек, китаплар укыйбыз, шигырьләр тыңлыйбыз. Концертларда катнашабыз, спектакльләр куябыз. Өлкәнрәкләр белән бергәләп ансамбльгә йөрибез. Гаиләләре белән йөрүчеләр дә бар. Атнага ике мәртәбә киләбез. Көн буе клубта яткан чаклар да була. Авылда өлкән һәм урта яшьтәгеләр бик актив. Яшьләр азрак шул", - ди ул. Клубта унлап түгәрәк эшли. Яшьләр өлкәннәр белән бергәләп, самавыр куеп, чәй эчә. Күңелле яшиләр монда. Әле Болгарга экскурсиягә барырга җыеналар. Иске Байсар әбиләре авыл учагын дөрләтеп яши.
чыганак: http://www.vatantat.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев