Мәдәни Актаныш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышның мәдәният хезмәткәрләрен «Земство мәдәният хезмәткәре» программасында катнашырга чакырабыз
Татарстан Республикасында «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы буенча гаризалар кабул итү срогы 2026 елның 10 августына кадәр озайтылды.
-
Татар театрының 120 еллыгына: «Яңа татар пьесасы – 2026» конкурсы старт алды!
Татар Милли театрының юбилеен билгеләп үтү кысаларында драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы – 2026» бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады.
-
Балалар мәдәни-агарту үзәге төзелә
Яңа Әлем мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Газизова балалар мәдәни-агарту үзәге ачу өчен 5 млн 200 мең сумлык грант отты. Ул әлеге мөмкинлеккә федераль проект аша иреште.
-
«Уеннар иленә сәяхәт»: мәдәният һәм сәнгать паркында балалар өчен күңелле квест узды
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында 24 июльдә Актаныш мәдәният һәм сәнгать паркында балалар өчен «Уеннар иленә сәяхәт» дип исемләнгән мавыктыргыч квест-программа оештырылды.
-
Тукай әкиятләре буйлап
Актанышның Мәдәният һәм сәнгать паркын Тукай әкиятләре чолгап алды.
-
«Татарстанда җәй» акциясе кысаларында балаларга бәйрәм бүләк иттеләр
«Татарстанда җәй» акциясе кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң кечкенә райондашлар өчен бәйрәм оештырды.
-
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында зур әдәби бәйрәм узды
Актаныш үзәк балалар китапханәсе «Татарстанда җәй» проекты кысаларында китап укучы гаиләләрне һәм мәктәп яны лагерында ял итүче балаларны берләштергән әдәби-интеллектуаль бәйрәм үткәрде. Катнашучылар биш иҗади тукталышта белемнәрен сынады, бергәләп уеннар уйнады һәм китап укуның гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы әһәмиятен тагын бер кат раслады.
-
Бер очрашу- бер гомер!
«Туган як» музеенда Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Камил Батырхан улы Фәйрушинга багышланган әдәби- музыкаль кичә булып узды.
-
Актанышның мәдәният паркында 6 авыл китапханәчесе балалар өчен библиотур оештырды
Актанышның мәдәният һәм сәнгать паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Аккуз, Байсар, Меңнәр, Сәфәр, Чуракай, Яхшый авыллары китапханәчеләре үзәк китапханә белән берлектә «Сөйләшәбез дуслык телендә» исемле библиотур үткәрделәр.
-
Сөйләшәбез дуслык телендә!
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
-
Тукай әкиятләренә сәяхәт
Актаныш мәдәният паркында Иске Кормаш , Теләкәй,Күҗәкә, Адай,Уразай,Шәрип һәм Әтәс авыллары китапханәчеләре «ҖәйТатарстанда «проекты кысаларында Актанышта балалар өчен «Тукай әкиятләренә сәяхәт » дигән темада бик күләмле чара үткәрделәр.
-
«Тылсым» бакчасында әкият дөньясы: Нәниләрне район мәдәният йорты артистлары сөендерде
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары «Тылсым» балалар бакчасына кунакка бардылар. Иҗат коллективы нәниләр өчен чын бәйрәм, могҗизалы әкият дөньясы бүләк итте.
-
Ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!
«Бакчачы» кибетенә һәм шәхсән аның җитәкчесе Сәетзадина Дания апага Район мәдәният йорты коллективы исеменнән тирән һәм ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Актаныш егете Данир Нигъмәтуллин Сочида узган халыкара фестивальдә призлы урын яулады
Сочи (Адлер) шәһәрендә «Сәнгать дөньясында» балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль программасы кысаларында V Халыкара «Триумф на Южном побережье» конкурс-фестивале узды. Әлеге абруйлы халыкара бәйгедә Актаныш районы данын Әнәк авылы мәдәният йорты солисты Данир Нигъмәтуллин лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Яшь җырчы «Халык вокалы» номинациясендә, 13–15 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясап, III дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.
-
Актанышта Россия көне концертлары гөрли
Бүген, 12 июнь — Россия көне, Актанышта бәйрәм чаралары дәвам итә. Пар балдаклар паркында Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары райондашларыбызга эчтәлекле һәм матур концерт программасы белән чыгыш ясый.