Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышта – Башкорт көне

22-30 сентябрьдә Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре уза. Ике милләт - татар һәм башкортлар арасында дуслык күпере инде күптән салынып, без һәрвакыт күршеләребез белән аралашып дус, тату яшибез.


Реклама

Башкалабыз Казанда 22 сентябрь көнне ике Президент очрашып, Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәрен ачып җибәрделәр. 24 сентябрь көнне әлеге уңайдан җирлегебездә дә бик матур чаралар үтте. Очрашу "Иман" спорт сараенда тантаналы рәвештә башланды. Биредә Актаныш һәм Илеш районнары укучылары арасында волейбол ярышы үтте. Балалар иҗат үзәгендә исә укучылар теннис уйнадылар. Шулай ук илешлеләр бу көнне актанышлыларга үзләренең ризыкларын, сый-нигъмәтләрен дә тәкъдим иттеләр. Башкорт балы, үзләрендә чыккан минераль сулар, яшелчә, ипи - барысын да бик яратып алды райондашларыбыз.
Волейбол һәм теннис ярышлары нәтиҗәләренә килгәндә, тенниста - безнекеләр, волейболда илешлеләр беренчелекне алдылар. Һәм әлбәттә, иң мөһиме-ике милләт арасындагы дуслыкның җиңүе.
Җирлегебездә үткән әлеге күркәм очрашу Илеш районы сәнгатькәрләренең концерт программасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев