Актаныш район мәдәният йортында Хәбир Ибраһимовның «Нафига ханым» комедиясе тәкъдим ителде
Спектакль Такталачык авыл җирлеге үзешчән артистлары тарафыннан сәхнәләштерелде.
Актерларның ихлас, җанлы уены, табигый диалоглар һәм нечкә юмор залдагы тамашачыларга күтәренке кәеф, җылы хис-кичерешләр бүләк итте. Куелыш көчле алкышлар белән озатылды, тамаша залында утыручы һәркемдә онытылмас тәэсирләр калдырды.
👏 Спектакльдә катнашкан барлык иҗатчыларга театр традицияләрен саклап үстерүгә һәм районның мәдәни тормышын баетуга керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев