Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнекеләр “5“ле алды

Пермь краеның Барда авылында IV Бөтенроссия авыл Сабантуе шаулап узды. Бардадагы милләттәш-ләребез уңган-булган, гореф-гадәтләрне, телебезне саклап, яклап, башкаларга үрнәк булып яши. Шушы көннәрдә Чуен тавында Җәмигъ мәчете, бөек Тукаебызга һәйкәл ачылу шул хакта сөйли. Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан язучылар берлегенең зур делегациясенең катнашуы аерым бер төс бирде. Тукайның бабасы нигезенә...

Пермь краеның Барда авылында IV Бөтенроссия авыл Сабантуе шаулап узды.
Бардадагы милләттәш-ләребез уңган-булган, гореф-гадәтләрне, телебезне саклап, яклап, башкаларга үрнәк булып яши. Шушы көннәрдә Чуен тавында Җәмигъ мәчете, бөек Тукаебызга һәйкәл ачылу шул хакта сөйли. Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан язучылар берлегенең зур делегациясенең катнашуы аерым бер төс бирде. Тукайның бабасы нигезенә һәйкәл булып кайтуына алар да шаһит булдылар.
Барда җыенында Рәсәйнең 30дан артык төбәгеннән килгән кунаклар катнашты. Ләкин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килүен җирле халыкның аеруча көтеп алуын әйтми ярамый. Ул иртә таңнан килеп җитте һәм барлык чараларда диярлек катнашты. Ә Сабантуй белән танышуны илбашыбыз башка мәртәбәле кунаклар белән берлектә нәкъ менә Актаныш "авылы"ннан башлап җибәрде.
Безнең мәйдан үзенең җиһазланышы, бизәлеше һәм эчтәлеге белән башкалардан аерылып торды. Безнекеләр чын-чынлап татар гореф-гадәтләрен бик оста күрсәтә алдылар. Президентыбыз да соклануын яшермәде: "Актанышлыларга "5"ле,- диде.
Тулы мәгълүмат газетаның ҖОМГА, 5 июль, 2013 51 (9797) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев