Чишмәбашта көянтәне зурладылар
28 июнь көнне Чишмәбаш авылында «Мәхәббәт көянтәсе» исемле көянтә бәйрәме үткәрелде. Бу хакта Иске Байсар мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева яза.
Әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны яңартып, инде онытылып барган көянтә тарихы, аны эшләү процессы турында сөйләп,аңлатып, матур җырлар тыңлап, Чишмәбаш коесыннан су алып бәйрәм кунакларыбыз бик мәгънәле һәм кызыклы чыгышлар ясадылар.
"Милли бизәкле көянтә", "Асылмалы көянтә", "Иң җиңел көянтә", "Әткәм көянтәсе", "Гаилә көянтәләр", "Яшьлек көянтәсе", "Килен көянтәсе", "Иң кечкенә көянтә", "Борынгы көянтә", "Мәхәббәт көянтәсе" номинацияләрендә җиңү яулап, җырлап - биеп, уйнап - көлеп күңелле ял иттеләр. Бәйрәмебез чәй табыны артында моңлы җырлар белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев