Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китап – олы хәзинә

Кемгә ничектер, минемчә балачакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Китап сайлауга килгәндә, анысы - һәркемнең зәвык эше. Кем нинди китап ярата бит? Кемгә нинди язучы яисә шагыйрь ошый...

Кемгә ничектер, минемчә балачакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә.
Китап сайлауга килгәндә, анысы - һәркемнең зәвык эше. Кем нинди китап ярата бит? Кемгә нинди язучы яисә шагыйрь ошый бит?! Мәктәп өчен кирәкме, күңел өченме, әллә вакыт уздырыргамы? Хәер, ничек кенә булмасын, балалар китапханәсендәге китаплар киштәләрдә укылмыйча ятмый. Безнең район балалар китапханәсенә йөрүче балалар да ел әйләнәсе шул китап дигән олы хәзинәләр арасында яшиләр.
6-9 яшьлек нәни дусларыбыз төрле халык әкиятләрен, Г.Тукай, А.Алиш, Г.Х.Андерсен әкиятләрен, шулай ук, Х.Халиков, Л.Шәех, Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, С.Шәмси, С.Савицкая, М.Туруновский, В.Бианки, Ф.Садриев, Р.Бәшәр әсәрләрен укырга яраталар. Ә 10-14 яшьлек укучы балаларыбыз Т.Крюкова, Т.Михеева, Е.Габова, К.Матюшкина, Д.Емец, Дж.К.Ролинг әсәрләрен зур кызыксыну белән алалар. Шулай ук, мәктәп программасында булган, сыйныфтан тыш укырга тиешле барлык әсәрләр кулдан-кулга гына йөри. Кыскасы, бездә тузан кундырып яткан китаплар юк. Белемгә омтылган бала уку елы барышында да, жәйге каникуллар чорында да китаптан аерылмый. Актанышның 1нче мәктәбеннән А.Атнагулова, Г. Гайнуллина, Р.Гыймазова, Н. Жәмилова, М.Вәлиева,Н.Валиева, 2 нче мәктәптән Г.Хәмидуллина, И.Фәхразиева, Д.Ситдикова, З.Хафизова, А.Галимова, А.Садыйкова иң күп китап укучыларыбыз булып тора. Шулай ук 1нче мәктәптән IIа, IIг, IVа, VIв, 2 нче мәктәптән IIIб, IIIа, Vа, VIв, VIб, VIIIа, VIIIб сыйныфы укучылары бик актив рәвештә китапханәгә йөриләр. Жәйге ял вакытларында Казан, Түбән Кама, Минзәлә һәм башка шәһәрләрдән кайткан балалар белән китапханәбез тагын да җанлана.
Китапханәгә еш йөргән бала мәктәптә дә яхшы укый, тәртипле дә, иманлы да, итагатьле дә булып үсә. Китап укыган бала гына тормыш сукмагында адашмыйча дөрес юл таба. Киләчәктә дә китап сезнең һәм гаиләгезнең якын дусты булыр, яхшы әсәрләр укып балаларыбыз да тормыш өчен кирәкле мәгьлүматлар алырлар. Безнең рухи таянычыбыз китап булып калсын иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев