Китаплы җәй
Җәй – иң кызыклы, мавыктыргыч мизгелләргә бай чор! Безнең Күҗәкә авыл китапханәсе җәйге каникул чорын билгеле бер әзерлек белән көтеп ала, даими китап укучыларыбызның да, җәйгә генә кайткан балаларның да буш вакытларын файдалы үткәрү максатында төрле кызыклы мәдәни чаралар оештырыла.
Җәй көннәрендә китапханә балаларның шат авазларына күмелә, ял һәм кызыклы очрашулар уздыру өчен иң популяр урыннарның берсенә әверелә. Китапханә – эссе кояштан яшеренергә, яраткан китап һәм журналларның битләрен ачарга, интеллектуаль-күңел ачу программаларында катнашырга мөмкин булган иң шәп урын.
Быелгы җәйге укулар тагын да күңеллерәк, матуррак үтте, җәйнең эсселеге, ямьлелеге, кояшлы да, яңгырлы да булуы китап укучыларыбызга дәрт, дәрман бирде. "Татарстанда җәй" кысаларында күп чаралар оештырылды.
Хәтер сукмакларыннан да үттек, гореф-гадәтләрне дә искә төшердек, уен-ярышларда катнаштык. Шулар арасыннан балаларга иң ошаганы - Карбыз көне һәм Физкультурачылар көне булды.
Матур фотолар, кызыклы китаплар, яңа дуслар һәм мавыгулар, күңелле уеннар — болар барысы да укучылар өчен чын бүләк һәм җәй турында якты хатирәләр булачак.
Ләйсән Акмалова, Күҗәкә авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев