Актанышта "Созвездие-Йолдызлык-2021" фестиваленең зона туры төгәлләнде
Мәдәни Актаныш

Актанышта "Созвездие-Йолдызлык-2021" фестиваленең зона туры төгәлләнде

Аларга бәяне мәртәбәле жюри бирде.

 

7 март көнне район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2021" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры төгәлләнде. Биредә Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә районнарының яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка» композитор номинациясе, «Иң яхшы җыр тексты» шигъри номинациясе, «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә  көч сынашты. Аларга бәяне мәртәбәле жюри бирде.

 


Нет комментариев