Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Моноблок – китапханәләр өчен кулай компьютер

ТАТАРСТАН районнарында күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзелә. Алар авыл китапханәләрен дә үзләренә сыйдыра. "Бердәм Россия" партиясе "Авыл китапханәсе" проекты кысаларында авыл китапханәләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча эшчәнлеген җәелдерә. Әлеге проектның максаты - яңа һәм элеккеге китапханәләрне модернизацияләүгә һәм аларның социаль-мәдәни һәм мәгълүмати үзәк буларак үсешенә теләктәшлек күрсәтү. Моноблоклар белән...

ТАТАРСТАН районнарында күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзелә. Алар авыл китапханәләрен дә үзләренә сыйдыра. "Бердәм Россия" партиясе "Авыл китапханәсе" проекты кысаларында авыл китапханәләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча эшчәнлеген җәелдерә. Әлеге проектның максаты - яңа һәм элеккеге китапханәләрне модернизацияләүгә һәм аларның социаль-мәдәни һәм мәгълүмати үзәк буларак үсешенә теләктәшлек күрсәтү.
Моноблоклар белән тәэмин ителүче авыл китапханәләрендә заманага ярашлы тормыш кайный. Районның 6 китапханәсе 2014 - Мәдәният елында шундый яңарыш кичерде. Моноблок белән эшләү алымын безгә Такталачык китапханәсе мөдире Диләрия Гайсина күрсәтте.
1917 елдан бирле эшләүче Такталачык авылы китапханәсе 2008 елда ук компьютер белән җиһазландырыла. Ә быел - 2014 елда моноблок дигән өр-яңа электрон җиһаз кайткан. Моноблок ул - шул ук компьютер, тик барлык җиһазлары да бер мониторга сыеп беткән. Гади сүз белән әйткәндә, процессоры да үзендә.
Китаплар каталогы компьютерга кертелә башлаган, барлык авыл китапханәләре дә моноблоклар белән тәэмин ителгәннән соң, үзәкләштерелгән каталог гамәлгә керәчәк. Матур әдәбиятны да, укучы турында мәгълүматны да шуннан гына эзләп табасы булачак. Моноблогы булган Такталачык китапханәсе аның чиксез мөмкинлекләреннән инде иркенләп файдалана башлаган.
Социаль челтәр аша Зифа Кадырованы эзләп табып, китап укучылар конференциясен аның катнашында уздырырга өлгергәннәр инде. Әлеге чара барышында электрон почта аша язышып, аның белән аралашканнар, кызыксындырган сорауларын биреп, язучының кызыклы җавапларын укыганнар. "Китап укучыларны берсеннән-берсе матур китаплары белән җәлеп иткән авторны Такталачыкта кебек хис иттек", - ди Диләрия Гайсина.
Менә шул вакытта скайп кирәклеген дә аңлап алганнар. Якын көннәрдә аны да тоташтырып, язучылар белән күзгә-күз карап сөйләшү мөмкинлеге дә тудырылачак. Бу - китапханәченең генә түгел, барлык авылдашларының да хыялы. Тиз араларда тормышка ашардай кызыклы максат.
Китапханә ул авыл җирлегендә мәгълүмат үзәге булып торырга тиеш. Ә дөнья пәрәвезенең мөмкинлекләре чиксез, авыл китапханәсе менә шул чуарлыклардан үзенә кирәклесен табу белән мәшгуль. Бәйгеләрне төрле сайтлардан эзлиләр, катнашалар. Электрон китапханәләрдә казыналар, яңалыклар белән танышырга, методик ярдәмлекләрне алырга, хәтта республиканың милли китапханәсе мәгълүматларын да шуннан табарга мөмкин.
Китапханә фондында 14 мең данә китап бар, хәзерге көндә 914 укучы исәпләнә. Аларның күбесе - Такталачыктан, Әҗмәт, Түмерҗә авылларыннан да бар. Үткәндәге елларда, гадәттә, шигырь китаплары ешрак кайтса, соңгы вакытта матур әдәби әсәрләр белән тәэмин ителеш артып, укучылар арасында бик тиз тарала башлаган. 14 төрле газета-журнал алдыралар. Балалар, пенсионерлар һәм студентлар - иң актив укучылар.
Өлкәннәр өчен - "Хәзинә", яшүсмер кызлар өчен - "Сердәш", яшүсмер егетләр өчен "Бөркет" клублары эшли. Алар тормышларын китапханәсез күз алдына да китерә алмыйлар. Китаплар дөньясы да, шундый заманча җиһазлар ярдәмендә, авылның төп мәгълүмат үзәгенә әверелә бара.
Диләрия Гайсина:
- Районда авыл китапханәләрен заманча җиһазлау алып барыла. Быел моноблок белән тәэмин ителдек. Эшләргә бик уңайлы. Балалар, яшьләр китапханәгә ешрак тартыла башлады. Кирәк материалны интернет чараларыннан эзләп табуы бик җиңел. Электрон почта эшли, электрон китапханәдән файдаланабыз, башка сайтларга да мөрәҗәгать итәбез. Район сайтын җирлегебез яңалыклары белән тулыландырабыз. Республика, Россиякүләм бәйгеләрдә катнашабыз. Элеккечә хатлар язып җибәрүләр артта калып бара, бөтен эш тә компьютер аша башкарыла.
Зөлфирә Арсланова, Такталачык мәдәният йорты директоры:
- Үткәрелгән мәдәни чараларда авыл китапханәсенең ярдәмен һәрдаим тоябыз. Китапханәче Диләрия апа белән электрон почталарны, электрон сайтларны бергәләп карыйбыз. Җырларны, спектакльләрне компьютердан бергәләп сайлыйбыз.
Алинә Шәемова, Такталачык мәктәбе укучысы:
- Мин бәләкәйдән үк авыл китапханәсенә йөрим. Анда бай әдәби мирас тупланган. Хәзер компьютерлар белән җиһазлангач, мәгълүмат табуы бигрәк җайлашты. Мин үзем фәнни-гамәли конференцияләрдә бик еш катнашам, бу вакытта китапханә ярдәмгә килә. Айгөл Әхмәтгалиеваның "Әрем балы" әсәре, Роберт Миңнуллинның балалар шигъриятендә Ат образы дигән темалар буенча фәнни эзләнүләр вакытында мәгълүматны, авыл китапханәсенә барып, компьютердан таптым.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев