Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районыбызның сәхнә әһелләре Казанда узачак Актаныш районы мәдәният көненә әзерләнә

Республикабызда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале оештырыла. Районыбыз да әлеге фестивальгә ныклы әзрлек белән катнашырга җыена.

                 30 май көнне Казанда "Чулпан" мәдәни үзәгендә "Актанышым-ак илем" дип исемләнгән Актаныш районы мәдәният көне узачак.

            "Ак кала" милли-мәдәни этнографик интерактив, авыл мәдәният йортлары халык театрлары яшәешен чагылдырган җанлы күргәзмә, "Батыр улын, җырчы кызын сагынып көтә һәрчак Актаныш" күргәзмәләре эшләячәк. Бер үк вакытта "Олы җыен" җырлы-биюле уен, "Әдәби табын", "Дала табын", "Шәҗрә табын" кебек тематик чараларга кунаклар да күңел ачуларга тртылачак. Мәдәният көненең программасы бик бай. Казанда яшәүче якташлар, милләттәшләр белән очрашу "Актанышым-ак илем" дип исемләнгән район сәнгатькәрләре концерты белән тәмамланачак.

            Бүген әлеге зур кичәгә ныклы әзерлек бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев