Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Шүрәле", "Албасты" һәм башкалар

15-16 октябрь көннәрендә башкалабыз Казанның Ленин исемендәге мәдәният һәм ял комплексында "Иделкәем" республика күлә­мендәге смотр-конкурсына йомгак ясалды. Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чарада республика районнарыннан балалар - үсмерләр үзешчән театраль һәм курчак театрлары коллективларының иң-иңнәре чыгыш ясады. 15 ок­тябрь көнне биредә Арча, Апас, Кукмара, Балтач, Яшел Үзән, башкаланың...

15-16 октябрь көннәрендә башкалабыз Казанның Ленин исемендәге мәдәният һәм ял комплексында "Иделкәем" республика күлә­мендәге смотр-конкурсына йомгак ясалды. Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чарада республика районнарыннан балалар - үсмерләр үзешчән театраль һәм курчак театрлары коллективларының иң-иңнәре чыгыш ясады. 15 ок­тябрь көнне биредә Арча, Апас, Кукмара, Балтач, Яшел Үзән, башкаланың Совет районыннан килгән балалар коллективлары чыгышларын, ә 16 октябрьдә иртәнге тугыздан дүрткә кадәр Баулы, Минзәлә, Питрәч, Актаныш, Сарман, Мамадыш һәм Буа "йолдыз"ларын күрергә мөмки иде.
Актанышның Яңа Әлем авылыннан "Серле дөнья" курчак театры 9 еллык мәктәпләр арасыннан биредә катнашып үз көчен сынаучы бердәнбер төркем булган. Шулай да, алар алда саналган 13 коллектив арасында Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятен сәхнәләштереп, 4 урынны яулап кайтканнар.

Реклама

"Серле дөнья" Әлем мәктәбе курчак театры 2005 елда оешкан иде. Бүгенге көндә театрда 34 бала уйный. Н.Дәүлинең "Җырлап узган җәй", Р.Батулланың "Албасты", үзләре язып, үзләре куйган "Сәламәтлек театры", һәм башка әсәрләре белән әлеге коллектив күп кенә бәйгеләрдә катнашырга, сәхнәләрдә чыгыш ясарга өлгерде инде. Театрга курчакларны Яңа Әлем мәктәбенең хезмәт укытучысы Н.Фәтхиева укучылар белән бергә үзе ясый. "Иделкәем" бәйгесендә жюри әгъзалары да аларның курчакларының хәрәкәтчән булуын, киемнәрнең оста уйланылып, тәмамланган образ тудыра алуларын ассызыклаган. "Әсәр кыска һәм отышлы, Г.Тукайдан ераклашмаган, музыкаль бизәлеш камил эшләнгән. Артистларның сөйләм теле ачык, халыкка аңлаешлы, сәхнә культуралары югары" дип бәя биргәннәр жюри рәисе - ТР халык артисты Фирдәвес Әхтәмова, драматург , язучылар берлеге әгъзасы Р.Сәгъди һ.б.

"Серле дөнья" курчак театры "Иделкәем" бәйгесендә катнашып, ТНВ каналында чыгыш ясау хокукы яулаган, алар хакында әле без Сабантуй" газетасында да укырбыз, өстәп, мәктәп "Түгәрәк уен" журналына ярты елга яздырылган. Шулай ук, коллектив диплом һәм истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев