Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

«Татарстанда җәй»: Иске Байсар авыл җирлегендә җәйге чаралар дәвам итә

Авыл җирлегендә җәйге каникул чорын файдалы һәм күңелле үткәрү өчен балаларга төрле мөмкинлекләр тудырыла.

Проект кысаларында Чишмәбаш авыл клубы каршында «Бал бабайда кунакта!» дип исемләнгән чара узды. Яңа Байсар авыл клубы хезмәткәрләре «Киленнәр бәйрәме!»н оештырса, Иске Байсар мәдәният йорты каршында «Эш беткәч, уйнарга ярый!» исемле бәйрәм үткәрелде. Чаралар барышында балалар һәм яшьләр өчен төрле уеннар, күңел ачу программалары һәм тәрбияви чаралар тәкъдим ителде.

Җәйге каникулларын туган авылларында үткәрүче балалар өчен дә файдалы һәм кызыклы очрашулар оештырыла. Ялга кайткан балалар «Авылым тарихы» музеена экскурсияләргә йөри. Биредә алар туган якның тарихы, авылның үткәне, җирле халыкның тормыш-көнкүреше белән таныша, тарихи һәм мәдәни мирас турында яңа мәгълүматлар ала.

Шулай итеп, «Татарстанда җәй» проекты кысаларындагы чаралар балаларның җәйге ялын файдалы, эчтәлекле һәм күңелле үткәрүгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә һәм авыл тарихына кызыксыну уятуга хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев