«Җылак» фильмы: Әзһәр язмышы, әдәбият һәм милләт
Актаныш төбәге халкы киноларны бик ярата, үзебезнең кинематографистлар төшергәннәрне аеруча. Хәер, якташыбыз Алмаз Нургалиев төшергән фильм икәнен дә белгәч, икеләнеп тормыйча райондашлар мәдәният сараена агылды.
Тамашачы буларак күзәтү
Мин исә әлеге фильмга журналист буларак берникадәр күзәтү ясармын. Ләкин, бар эчтәлеген тасвирлау дөрес булмас. Фильм республикада 7 тапкыр күрсәтелгән, алда әле тагы җиде мәртәбә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүе көтелә. Ышанабыз, зәңгәр экраннарга да чыгар ул. Үзебезнең Татарстан телевидениесендә дә, үзәк каналларда тәрҗемә белән бирерлек. Биредә РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Галиәсгар Камал исемендәге театр актёры Әзһәр Шакировның тәкъдире бизмәннәргә салына. Хөкүмәт һәм тамашачылар рәхмәтен һәм хөрмәтен яулаган бөек шәхесебез.
Кино кызыклы, уйландыручан килеп чыккан. Төрле чорларны колачлый. Шулай да совет эпохасының гади генә авыл малае яшәеше җентекле тасвирлану таба. Дәвер законнарын, ул вакытның әхлак кануннарын күрәбез. Укырга киткәнче колхозда ике ел эшләү, паспорт алулар. Дефицит заманалары...
Гади генә авыл егетенең һәм кызының дәрәҗәле театр училищесына укырга керүләре. Биредә олпат язучы Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә күтәрелгән әни темасы да нәкъ шул ук төстә ачылыш ала. Моны режиссёр Алмаз әфәнде үзе дә билгеләде ахырдан.
Кинода иң мөһиме — халкыбызда, динебездә булган ата-анага мөнәсабәт, изгелекле яшәеш сурәтләнә. Аларны ихтирам итү, лаеклы рәвештә соңгы юлларга озатулар.
Артист тормышы авыр диләр... Хәер, чынлап та бу һөнәр ияләренең язмышы күп очракта катлаулы. Барлык иҗат профессияләрендәге хезмәт хаклары аз булуы да сәнгатькәрнең яшәешенә төзәтмәләр кертә. Монда да Әзһәр аганың җырчы буларак та, псевдоним белән чыгыш ясаулары...
Ахырдан булган милләт киләчәге, телебезнең алдагы көннәрдә сакланып калуы хакындагы уйланулар... Әлбәттә, мондый кинолар төшерелгәндә, залда ара-тирә булса да яшьләр күренгәндә ана телебез, мәдәниятебез киләчәге өметле булыр!
Яшь артистлар, яңа актёрлар уйнады
Кинода иң билгеле йөз — Әзһәр ага үзе генә булды. Башка билгеле актёрлар юк иде. Бәлки, болай итү, Әзһәр агабыз икенче планга күчмәсен өчен дә булгандыр әле. Шулай да бу бик отышлы алым, дип саныйм. Кинода яшүсмер һәм яшь геройны уйнаган курсташым Илназ Гаффановның да кино өлкәсендә дебюты булгандыр.
Актаныш районының Киров авылы мәдәният учагы каршындагы халык театры артистлары да эпизодик рольләргә алынуы — үзе бер горурлык инде.
Ник «Җылак»?
Әзһәр Шәфикъ улына актёрлык профессиясендә еш кына нәкъ елак, туры юлдан тайпылган геройларны уйнау насыйп булган. Сәхнәдә берәр тапкыр гына булса да спектакльдә уйнаган һәркем ризалашыр: рольгә керү өчен ниләр генә эшләмисең, нәрсәләр генә кичермисең... Тамашачы таккан кушамат та җылак икән!
«Тәнкыйть утына» да эләкте кино
Әйе, дуслар, берникадәр булды. Кино ахырында фильмның режиссёры, танылган якташыбыз Алмаз Нургалиев тамашачы белән әңгәмә корды, бик күп сораулар, төрле фикерләр һәм теләк-тәкъдимнәр яңгырады.
Фикер алышуны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәт хезмәткәре Рәфидә Наҗарова алып барды. Абруйлы райондашыбыз үзенең хис-кичерешләрен дә әйтте. Халык та сорауларны күпләп һәм төрлесеннән бирде. Кинода булган кайбер кимчелекләр дә телгә алынды. Залда битараф калучылар булмады. Афишада фильм нәфис диелгән, әмма документаль дә, дип билгеләү дә дөрестер. Шулай да нәфис кино стиле күбрәктер!
Балаларга да күрсәтергә лаек кино!
Районыбыз җитәкчелеге фикере бик хак һәм дөрес! Чөнки кино мәдәниятебезнең, театр сәнгатенең лаеклы шәхесенең тормышын гына түгел, ә аның бар булмышын ача. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да үз чыгышында фильмның сәнгати яктан да зәвыгын, мөхтәрәм шәхескә исән чакта ук булган хөрмәт күрсәтүне дә ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев