Пучы балалар иҗат үзәге укучысы Россия чемпионы булды
Пучы Балалар иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнүче Айрат Кашапов 4-6 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татарча көрәш буенча Рәсәй беренчелегендә катнашты. Райондашыбыз 60 кг үлчәү авырлыгында республикабыз данын яклады һәм бөтен көндәшләрен җиңеп, «Рәсәй чемпионы» исемен яулады.
Остазы - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. Айрат, сине зур уңышың белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев