Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чаллы мәйданында Актаныш дәрәҗәсе: якташыбыз Азат Габдрәшитов икенче ел рәттән абсолют батыр калды
Яр Чаллы шәһәрендә узган Сабантуй–2026 милли бәйрәме актанышлылар өчен аеруча зур сөенеч һәм горурлык хисләре уятты. Якташыбыз, Актаныш районының Татар Суыксуы авылында туып-үскән танылган көрәшче Азат Габдрәшитов, мәйданның иң дәрәҗәле титулын яулап, икенче ел рәттән бәйрәмнең абсолют батыры исеменә лаек булды.
-
Татарча көрәш- Сабан туеның иң асыл бизәге!
Милли көрәш элек-электән Сабан туеның аерылгысыз өлеше, бәйрәмнең күрке булган.
-
Көрәшчеләр Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап көч сынашты
14 май көнне халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Пучы балалар иҗат үзәгенең татарча көрәш буенча районара ачык беренчелеге уздырылды. Ярышта 10 командадан барлыгы 61 яшь көрәшче катнашты.
-
Теләчедәге яшь көрәшчеләр бәйгесеннән Пучының Нур Баян командасы зур җиңүләр белән кайтты
9, 10 май көннәрендә Теләче районында 2009 елда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты, Россия балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Салават Фәтхетдинов призына багышланган IX ачык республика турниры узды. Ярышта Пучы балалар иҗат үзәгенең “Нур Баян” командасы көрәшчеләре югары нәтиҗәләргә иреште. Алар район данын лаеклы яклап, призлы урыннар яуладылар
-
Актанышта көрәш рухы: 100 яшь спортчы район башлыгы кубогы өчен келәмгә чыкты
Актаныш районында татарча көрәш буенча район башлыгы призына багышланган традицион ярышлар узды. Быелгы бәйге аеруча киң колачлы: келәмгә район мәктәпләреннән җыелган 100 яшүсмер егет чыкты. Барлыгы 17 мәктәп командасы көч сынаша.
-
Актанышта район башлыгы кубогына көрәш ярышлары башланды
Бүген «Батыр» спорткомплексында Актаныш районы башлыгы призына татарча көрәш ярышлары уза. Бу күркәм чарага 1998 елда нигез салынган иде, һәм шуннан бирле ул бер ел да өзелмичә дәвам итә. Елдан-ел камилләшә барган әлеге бәйге бүген инде районның иң әһәмиятле спорт вакыйгаларының берсенә әверелде.
-
Милли көрәш – аның язмышы
Спортчы-остаз
-
Мөслимдә көрәшчеләребез хуҗаларны гына алга чыгарды
Мөслим районы Ташлыяр авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбыз — Илмир Монасыйпов һәм Айдар Зиннуров истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында татар милли көрәше буенча районара турнир узды.
-
Пучы көрәшчеләре булдыра!
3 апрель көнне Сарман авылында СССРның спорт мастеры Гәрәев Хаҗип Хаҗи улы истәлегенә республикакүләм көрәш ярышы булып узды. Әлеге ярышта Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы көрәшчеләре призлы урыннарга ирештеләр.
-
«Нур Баян» командасы Чаллының юбилеена багышланган көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясады
22 март көнне Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы Яр Чаллы шәһәренең төзелүенә 400 ел һәм беренче КамАЗ автомобиле чыгуына 50 ел тулу уңаеннан Чаллы шәһәрендә уздырылган татарча көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
«Нур Баян» исемендәге көрәш командасы зур җиңүләр белән кайтты
28 февраль көнне Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы көрәшчеләре Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында булып узган «Хуҗәмәт ремонт-механика заводы ҖЧҖ» призларына татарча көрәш буенча ачык турнирда катнашып призлы урыннар яуладылар.
-
Пучы көрәшчеләре спортта зур уңышларга иреште
Пучы Балалар иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнгән егетләр мәктәпне тәмамлагач та спортны ташламыйлар, тагы да сәләтләрен, осталыкларын арттырып, зур уңышларга ирешәләр. Мәсәлән, Илназ Шәмсиев белән Айрат Кашапов Татарстан беренчелегендә җиңү яуладылар. Бу хакта безгә балалар иҗат үзәге директоры Ләйсән Газизова хәбәр итте.
-
Балалар -яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Илфир Әнвәров «Татарстан Республикасының милли көрәш буенча иң яхшы тренеры» дипломы белән бүләкләнде
Бүген Балалар -яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш буенча тренеры Илфир Әнвәровны «Татарстан Республикасының милли көрәш буенча иң яхшы тренеры» дипломы белән бүләкләделәр.
-
Актаныш көрәшчеләре Алабугада узачак Татарстан чемпионатында катнаша (исемлек)
Бүген, 16 гыйнвар көнне Алабугада көрәш буенча Татарстан чемпионаты старт ала. Бәйге ике көн дәвам итәчәк. Әлеге мәртәбәле ярышта Актаныш көрәшчеләре дә катнаша.
-
Ватанны сөючеләр милли көрәш бәйгесендә көч сынашты
Казкәй авыл җирлегендәге кадет мәктәп-интернатында, Ватан Геройлары көне кысаларында милли көрәш ярышлары узды. Бу чара районның төрле авылларыннан килгән яшь спортчыларны бер мәйданга җыйды һәм тарихыбызга, рухи ныклыкка, милли спорт традицияләренә хөрмәт тәрбияләүнең никадәр мөһим икәнен тагын бер тапкыр күрсәтте.