Ватанны сөючеләр милли көрәш бәйгесендә көч сынашты
Казкәй авыл җирлегендәге кадет мәктәп-интернатында, Ватан Геройлары көне кысаларында милли көрәш ярышлары узды. Бу чара районның төрле авылларыннан килгән яшь спортчыларны бер мәйданга җыйды һәм тарихыбызга, рухи ныклыкка, милли спорт традицияләренә хөрмәт тәрбияләүнең никадәр мөһим икәнен тагын бер тапкыр күрсәтте.
Оештыручылар турнирны үткәрүдә ярдәм күрсәткән «Благодарение» фонды җитәкчеләренә ихлас рәхмәтен белдерә. Аларның ярдәме балаларга зур канәгатьлек белән ярышларда катнашырга, үзләрен күрсәтергә һәм көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
Быелгы турнирда 86 яшь көрәшче көч сынашты. Актаныш, Татар Суксуы, Татар Ямалысы, Такталачык, Киров, Богады, Пучы, Кәзкәө, шулай ук Мөслим районыннан һәм Минзәлә шәһәреннән дә командалар килгән иде.
2010–2011 елларда туган спортчылар 4 авырлык категориясендә, ә 2012 елгы һәм аннан яшьрәк балалар 7 категориядә көч сынашты.
Милли көрәш — берләштерә, рухландыра, яшьләрне батырлыкка һәм максатчанлыкка өнди торган зур көч. Мондый очрашулар киләчәк спортчыларын, Ватаныбызны сөюче патриотларны тәрбияләүдә мөһим баскыч булып тора.
Зилә Хәмәтнурова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев