Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика финалында 2 урын яулады

16-18 февраль көннәрендә Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләре арасында «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика финал этабы узды.

 

   Хәрби-патриотик эшләр буенча директор урынбасары Котлыяров Салават Мөҗәһит улы, физик культура инструкторы Набиев Гадел Илшат улы җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы әлеге ярышта катнашып 2 нче урынны яулады. Җиңүчеләр мәктәпкә чираттагы зур бүләкләр алып кайттылар: грамота, кубок, команданың һәр катнашучысы зур бүләк белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев