24 февраль 2026 яңалыклары
-
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Яшүсмерләр арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча ярышларда быел 187нче лицейның – дүрт, 175 нче гимназиянең бер укучысы катнашты.
-
Актаныш районы язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында кадрлар мәсьәләсен уңышлы хәл итә
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерләнүнең барышы турында сөйләде. Кыр эшләрен башкару өчен кадрлар мәсьәләсе элеккечә кискен булып кала. Актаныш районы, башка берничә төбәк кебек үк кадрлар мәсьәләсен аларны яңа һөнәргә өйрәтү юлы белән хәл итә.
-
Юлларда сак булыгыз!
16-22 февраль көннәрендә Татарстан юлларында 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
-
Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика финалында 2 урын яулады
16-18 февраль көннәрендә Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләре арасында «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика финал этабы узды.
-
Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю буенча сайт эшли башлады
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю буенча сайт эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.
-
Укучыларыбыз- Татарстан тарихыннан республика олимпиадасы призерлары
Татарстан тарихыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып, гуманитар гимназия-интернатның 8 сыйныф укучысы Рәхимов Булат, 9 сыйныф укучысы Хамматуллина Гүзәл, 11 сыйныф укучысы Галиев Камил, 1нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Гарифьянов Ислам призер булдылар! Укытучылары: Гыйльметдинов Марат Илсур улы, Сафиуллин Руслан Наил улы.
-
Йокы, нигә син шундый татлы?
Балачакта кыш көне мине уяту — бөтенләй файдасыз эш иде. Әни мине иртән балалар бакчасына илткәндә, караватка яткан килеш үк киендерә иде. Колготки кидерә, ә мин һаман йоклыйм. Тик ул аны өскә таба тарта башлагач, ялгыш кына аяктан чеметеп алса гына күзләрем ачылып китә. Тәрәзәгә карыйм — әле караңгы, агач очлары ап-ак карга күмелгән… «Уф, тагын иртә…» — дип уйлыйм да янәдән йокыга чумам. Бүлмәдә салкын, хәтта колготкидан да туңасың, ә юрган астында рәхәт, җылы. Шулай да сине барыбер торгызалар. Һәм бу «җәза» кыш буе һәр иртәдә кабатлана.
-
Актаныш районы өчен 24 февральгә авыз ачу, 25 февраль көненә сәхәр тәмамлану вакыты
Актаныш районы өчен бүген, 24 февраль көненә авыз ачу һәм иртәгә, 25 февраль көненә сәхәр тәмамлану вакытын искә төшерәбез.
-
Ураза вакытында ничек дөрес тукланырга?
Ураза тотканда сәхәр ризыгын дөрес сайлау — көн дәвамында яхшы хәлаттә булуның төп нигезе. Белгечләр иртәнге ашны озак эшкәртелә торган катлаулы углеводларга бай ризыклардан башларга киңәш итә. Алар организмны энергия белән тулыландыра.
-
Актаныш районында исерек килеш машина йөртү турындагы эш буенча суд карары чыкты
2025 елның 17 декабрендә гражданин Вәлиев Вәгыйзь Мирзариф улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.
-
Актанышның яшь талантлары «Илһам чишмәсе»ннән җиңү белән кайтты
Сарман районында Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ак калфак төбәк хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы ярдәмендә «Илһам чишмәсе» VI төбәк вокал конкурсының икенче туры узды һәм җиңүчеләргә йомгак ясалды.