Актанышның беренче мәктәбендә фән олимпиадалары җиңүчеләрен, алдынгыларны хөрмәтләделәр
Актанышның беренче мәктәбендә республика, халыкара, бөтенрәсәй олимпиадаларында, төрле конкурсларда зур уңышка ирешкән укучыларны тәбрикләү кичәсе узды.
Тантаналы чарада якташларыбыз, педагогия фәннәр академиясе кандидаты, менеджмент академия җәмәгать палатасының сәләтле балалар программасы фән җитәкчесе Фәйрүзә Мостафина, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин катнашып балаларга котлау сүзләрен җиткергән.
«Барлык укучыларыбызга, аларның остазларына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Алда да зур уңышлар аларга!»-дип хәбәр итте директор киңәшчесе Миләүшә Аграпова.
Әлеге фотоларда истәлекле көн мизгелләре:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодцы
0
0