Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның «Бүләк» лагеренда ял итүчеләр Россия Флагы көнен бәйрәм итте

Актаныш районының «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда Россия Флагы көнен билгеләп үттеләр. Патриотик рухтагы тантаналы чараны Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары оештырды.

 «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүртенче агымында Актаныш районының сәләтле балалары ял итә. Озакламый күңелле агым үзенең эшен тәмамлаячак. Әмма лагерьда уздырылган берсеннән-берсе кызыклы, мәгълъмати чаралар аларның күңеленә онытылмаслык хисләр белән истә кала. Бүгенге Россия Флагы көнендә әнә шундый эчтәлекле кичәне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары оештырды.

Бәйрәм рәсми мизгелдән- Россия Федерациясе гимнын башкарудан башланды. Тантаналы чарада 100 дән артык бала, шулай ук аларның вожатыйлары һәм педагоглары катнашты. Алып баручы Алмазия Мәрдәнова укучыларга Дәүләт флагының ил өчен нинди әһәмияткә ия булуы, ни өчен аны кечкенәдән хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар Россия флагы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар таптылар. 

Районыбыз артистлары туган илгә, кече Ватаныбызга багышланган җырларны башкарганда ял итүчеләр дә аларга кушылды, Россия флагын тотып, илебезнең патриотлары булырга сүз бирделәр. 

Тантаналы чарада Актаныш районының Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе Айгиз Мәрдәнов та катнашты, укучыларга изге теләкләрен җиткергәндә илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә, тырышып укырга, өлкәнәрне хөрмәт итәргә чакырды.

 "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере иртәгә саубуллашу кичәсе- аланның ябылу тантанасына әзерлек эшләре дә алып бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев