Актанышның технология техникумын өч студент кызыл дипломга тәмамлады
Бүгенге технология техникумында узган Чыгарылыш кичәсе кысаларында уку алдынгылары һәм актив яшьләр бүләкләнде.
Актаныш технология техникумында узган тантаналы чыгарылыш кичәсендә иң уңышлы һәм актив студентлар аерым билгеләп үтелде.
Быел техникумны өч студент кызыл диплом белән тәмамлады. Югары уку уңышларына ирешкән бу студентлар — Мөхәммәтдинова Гүзәлия Нурсил кызы, Шәйхуллина Алина Рөстәм кызы һәм Сәлахова Язилә Ирек кызы.
Чара барышында техникум тормышында актив катнашкан, укуда һәм төрле бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән студентларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Уку алдынгылары арасында Язилә Сәлахова, Гүзәлия Мөхәммәтдинова, Алина Шәйхуллина, Гөлфия Султанова, Раяз Вахитов һәм Фаяз Вахитов кебек тырыш студентлар билгеләп үтелде.
Спорт өлкәсендә дә үзләрен күрсәткән яшьләр игътибардан читтә калмады. Раил Хөббетдинов, Булат Шәяхметов, Альмир Муллаянов, Лилия Гыйбадуллина һәм Гөлия Солтанова актив спортчылар буларак хөрмәтләнде.
Моннан тыш, техникумның иҗтимагый тормышында актив катнашкан студентлар да бүләкләнде. Алар арасында Фәнисә Ганиева, Артем Петров, Сөмбел Галиева, Илдар Шәңгәраев һәм Риназ Хәсәнов бар.
Аерым рәвештә район мәдәният тормышында актив катнашучы студент кызлар да игътибар үзәгендә булды. Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова исеменнән Гөлия Солтанова һәм Әдилә Шәрифуллинага рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара күтәренке рухта узды, студентларның казанышлары алкышларга күмелде. Бу көн яшьләр өчен генә түгел, аларның остазлары һәм якыннары өчен дә истәлекле вакыйга булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев