Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БДИ-2024: Актаныш укучылары рус теле һәм химиядән имтиханнарын 100 баллга тапшырды

Актаныш районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары бу көннәрдә бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшыра.

Инде беренче сөенечле хәбәрләр дә бар. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның чыгарылыш сыйныф укучысы Миләүшә Гыйльметдинова рус әдәбияты фәненнән, Актанышның икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Рузилә Гайнетдинова  химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. 

Миләүшәне, аның укытучысы Нурыева Ирина Альбиновнаны, Рузиләне һәм аның укытучысы Исламова Миләүшә Дәниф кызын ихластан уңышлары белән котлыйбыз.

 Алга таба да укучыларыбызга бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарына тапшыруда зур уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев