Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

«Бүләк» лагерында җәйнең дүртенче сменасы ачылды

8 августта «Бүләк» балалар сәламәтләндерү лагерында дүртенче смена старт алды. 18 көн дәвам итәчәк сменада 135 бала ял итә. Алар өчен мавыктыргыч чаралар, экскурсияләр, мәдәни һәм спорт программалары әзерләнгән.

8 августтан «Бүләк» лагерында «Беренчеләр хәрәкәте» юнәлешендәге дүртенче смена башланды. Биредә барлыгы 135 бала ял итә: 125е төрле өлкәләрдә хезмәт куючы әти-әниләрнең балалары булса, 10 бала — махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән. Смена 25 августка кадәр дәвам итәчәк һәм балалар өчен файдалы, кызыклы ял оештыруга юнәлдерелгән.

Өченче сменада тупланган тәҗрибәне дәвам итеп, дүртенче сменада балалар өчен төрле мавыктыргыч чаралар үткәреләчәк. Музейларга һәм экскурсияләргә бару, бассейнда шөгыльләнү, кино карау белән беррәттән, райондагы төрле оешмалар тарафыннан оештырылган чараларда катнашу да планлаштырыла. Шулай ук лагерьга төрле өлкәләрдә эшләүче кунаклар чакырылып, балалар белән очрашулар уздыру каралган.

Смена башланганда балалар белән очрашкан Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов аларга изге теләкләрен җиткерде. Ул балаларга сәламәт, бәхетле булуларын, бер-берсенә дус һәм тату яшәүләрен теләде. Лагерь җитәкчелегенә һәм әйдәманнарга сменаны матур итеп үткәреп, балаларны күтәренке кәеф белән, яхшы тәэсирләр белән өйләренә озатуны теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев