Чаллыдагы «Кванториум» паркы белгечләре Актанышның беренче санлы мәктәбендә заманча дәресләр уздырды
Россия Федерациясендәге «Мәгариф» милли проекты кысаларында Чаллыда «Кванториум» республика проекты гамәлгә ашырыла.
«Кванториум» паркы белгечләре Актанышның беренче санлы мәктәбендә дүрт техник юнәлеш буенча укучыларга дәресләр үткәрде.
«Виртуаль чынбарлык һәм IT- технологияләр», «Геоинформатика һәм аэромодельләштерү», «Робототехника һәм сәнәгать дизайны» дәресләренә 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары җәлеп ителгән.
Илебездә инженер, техник белгечләр, программалаштыручылар һөнәренә кытлык ике тапкырга артты. Җитәкчеләр әлеге дәресләр яшь буынны техник һөнәрләргә карата кызыксындырыр дигән, фикердә.
Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова Актаныш районы укучыларының техник иҗат үсешенә керткән хезмәте өчен «Кванториум» җитәкчесе Юлия Фукинага Рәхмәт хатын тапшырды.
«Кванториум» дәресләре хакында тулырак алдагы язмаларыбызда яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев