Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Көзге урман аланында «Алтын көз» бәйрәме (фотолар)

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары көзге урман аланында «Алтын көз» бәйрәмен үткәрделәр.

Бу бәйрәмне “Милләтләр кроссы” ярышы белән башлап җибәрделәр. Һәр укучы һәм һәр укытучы билгеле бер аралыкны йөгереп килде. Соңыннан һәр класс үзенең  команда исеме, девизы һәм әлбәттә инде җыры белән таныштырды.
 

Алдагы биремнәрдә алар көзге урман букетлары, агач яфракларыннан картиналар ясадылар һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Укучылар табигатьне күзәттеләр һәм агач яфракларының төрләре белән таныштылар.

Бу мәктәптә елда үткәрелә торган «Алтын көз» бәйрәменен урман аланында үткәрелүе укучылар өчен аеруча да кызыклы булып исләрендә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев