16 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Көзге урман аланында «Алтын көз» бәйрәме (фотолар)
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары көзге урман аланында «Алтын көз» бәйрәмен үткәрделәр.
-
Пучыда узган хәйрия концертында 31750 сум акча җыелды
15нче сентябрь көнне Пучы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм максатыннан Пучы авылы үзешчәннәре, «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле, «Без бергә» хәйрия фонды командасы катнашында бик матур, эчтәлекле хәйрия концерты узды.
-
«Милләт кроссы» — бердәмлек символы
Бүген, 16 сентябрьдә, районыбыз «Милләт кроссы-2023» Гомумрусия йөгерү көненә актив кушылды. Ул 2004 елдан бирле барлык төбәкләрдә уздырыла.
-
Татарстан эшмәкәрләре ярдәм программалары буенча 50 млрд сум җәлеп иткән
2023 ел башыннан Татарстан эшмәкәрләре төрле программалар аша дәүләттән 50 миллиард сумлык ярдәм алган. Төгәлрәге: федераль программалар буенча 45 миллиард сум, ә республика программалары буенча 5,5 миллиард сум. Бу мәгълүматларны ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов Төбәк белән идарә итү үзәгендә узган туры эфирда хәбәр итте.
-
Районыбызның мәгариф оешмалары Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша
Республикабызда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.
-
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актанышның социаль объектларын карады
Актаныш районы республикабыз башкаласыннан шактый ерак урнашса да, федераль яңалыклардан бер дә читтә түгел. Районыбыз Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдиме белән барлыкка килгән федераль программалар ярдәме белән үз йөзен заманчалаштыра, матурлана, халыкка яшәү өчен уңайлы мохит тудырыла.
-
Кабактан цукат
Цукат әзерләр өчен кабакның зуррагын сайларга кирәк. Артык яшь кабакларның пешеп таралу куркынычы бар.
-
Игелекле Актаныш: Пучыда махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз өчен хәйрия концерты узды
Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга төрлечә итеп ярдәмнәр җыела.