Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәп музее - тәрбия учагы

Безгә Такталачыктан язалар: «Музейлар көнендә укучыларыбыз Нәҗип Газизов исемендәге музеенда булдылар»

​​​​​             Такталачык мәктәп-интернатында тәрбияче Д.Д.Мурзина җитәкчелегендә 2нче төркем укучылары мәктәбебезнең Нәҗип Газизов исемендәге музеенда кунакта булдылар.


Музей җитәкчесе Резеда Рафаэль кызы Гыйлаҗева укучыларны музей эшчәнлеге белән таныштырды.Тупланган экспонатлар турында тулы мәгълүмат бирде. Укучылар да кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Соңыннан матур тәэсирләр белән тәрбия сәгатендә фикер алышулар дәвам итте.


               Бу чараның максаты: 18 май - Халыкара музейлар көне булуын истә калдыру, укучыларда ватанпәрвәрлык хисләре, туган якка, мәктәпнең үткән тарихына, халкыбызның гореф- гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев