Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясен үткәрүдә фидакарь хезмәте белән үз өлешләрен керткән райондашлар хөрмәтләнде (Исемлек+фотолар)
19-20 август көннәрендә районыбызда үткәрелгән республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Татарстан Республикасында заманча мәгариф-һәркем өчен мөмкинлекләр киңлеге” республика август киңәшмәсе районыбыз мәгърифәтен һәм мәдәниятен, мәгариф структурасын, белем, тәрбия эчтәлеген күрсәтергә зур мөмкинлек бирде.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашкан, килгән кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алган мәгариф оешмалары җитәкчеләрен, фидакарь хезмәте белән үз өлешләрен керткән райондашларны сәхнәгә чакырабыз һәм аларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов әлеге оешма җитәкчеләрен, аерым райондашларны Рәхмәт хаты белән бүләкләде: Пучы балалар бакчасы җитәкчесе Амирова Альбина Илгиз кызы, гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы җитәкчесе Харисова Альфира Мәсхут кызы, гомуми үсеш бирүче 6 нчы балалар бакчасы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Вахитова Гүзәлия Харис кызы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Шайхутдинова Алсу Рәшит кызы, Мари Суыксуы төп гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Галиев Эдуард Амирянович, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты җитәкчесе Ялалов Илсур Индус улы, Актаныш технологик техникумы җитәкчесе Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы, “Адымнар-Актаныш” полилингваль гимназия-интернаты җитәкчесе Хәева-Хәмитҗанова Венера Хаматнасыйх кызы; район мәдәният йорты җитәкчесе Вәлиева Гөлназ Сәгыйтҗан кызы, мәдәният йорты режиссеры Мухаметова Илиза Вагиз кызы, җаваплылыгы чикләнгән “Теплосервис” оешмасы җитәкчесе Нәгыймов Дилфат Мисхәт улы, җаваплылыгы чикләнгән “Багира” оешмасы җитәкчесе Хафизова Гөлназ Мәхмүт кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев