Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укытучы һәм остазлар елы: Бүген районыбызның технология укытучылары һәм лаеклы ялдагы педагоглар түгәрәк өстәл янында очрашты (фотолар)

Педагоглар һәм укытучыларның тәҗрибә уртаклашу семинарлары, гадәттә, кабинет кысаларында исәп-хисап тотуга кайтып кала. Бүгенге очрашу исә әлеге калыплашкан киңәшмә кысаларыннан бик үзгә оештырылган иде.

                   Бүген районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче технология укытучылары остазлары- үзләренә кадәр мәктәп укучыларын тегәргә, чигәргә, пешерергә өйрәткән педагоглар белән түгәрәк табын янында очрашты.

Бәйрәмчә аралашу вакытында остазлар һәм педагоглар хәзерге уку- укыту эшчәнлегендәге яңа технологияләр, элеккеге укыту методикасы турында сөйләштеләр.

Һәр чыгыш ясаучы технология, элеккеге хезмәт дәресләренең кеше тормышында мөһим урын алып торуы турындагы фикерләрен тормыш тәҗрибәсе белән дәлилләп сөйләде. Шуңа күрә киңәшмә эчтәлекле, кызыклы һәм бик файдалы узды. 

                Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова технология укытучыларына укучыларны акча эшләргә өйрәтүчеләр дип билгеләмә бирде.

  Бу тема хәзерге чорда аеруча актуаль, әмма районыбызның новатор педагоглары инде 90 нчы елларда ук киләчәкнең бизнеска нигезләнәчәген ачык тоемлаган. Әйтик Татарстанның атказанган укытучысы Илгизәр Шәвәлиев инициативасы белән Актанышның беренче санлы мәктәбендә 1990 нчы елларда ук кооператив оеша. Укучылар хезмәт укытучылары Әндибә ханым һәм Розалия Мансурова белән дәресләрдә, түгәрәкләрдә теккән эшләнмәләрен шушы кооперативлар аша саталар. Раниза Шакирова да, очрашуга чакырылган технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова да әнә шул мәктәпне узган ханымнар.

Бүгенге эшлекле дә, гамәли дә узган киңәшмәдә алар укытучыларның ничек итеп белем бирүләрен, ул белемнәрне кулланып үзләренә киемнәр тегүләрен, сатуга чыгаруларын искә алдылар. Технология альбомын, шул еллар истәлеге булган фотосурәтләрен күрсәттеләр.

           Раниза Шакирова район мәгарифендә тирән эз калдырган лаеклы ялдагы остазларга- Розалия Мансуровага, Рәмилә Газизовага, Зәкия  Вәлиәхмәтовага,  Хөршидә Зәйнуллинага, Гөлүсә Фазуллинага, Саҗидә Шәймөхәммәтовага Рәхмәт хатларын тапшырды, сау-сәламәт булып киләчәктә матур яшәүләрен теләде. 

Дәвамы бар.

                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев