Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның 2831 нче сайлау участогындагы 1292 сайлаучының 296-ысы үз тавышларын бирде (фото һәм видео)

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның беренче бинасында 2831 нче сайлау участогы сайлаучылары да авыл җирлегенә өстәмә сайлауларда катнаша.

        Биредә дә ике кандидатура тәкъдим ителгән: беренчесе- ЛДПР партиясеннән Сергей Абрамин, икенчесе- "Справедливая Россия- за правду" партиясеннән күрсәтелгән Актанышның 1 санлы гомуми белем бирү мәктәбе директоры Резеда Маликова. 

   Сайлау участогы рәисе Айгөл Галимьянова райондашларның бердәм тавыш бирүдә актив катнашуларын әйтте.

Ял көнендә күпчелек халык бакча эшендә, бәрәңге алу белән мәшгуль булуларына карамастан, биредә дә иртәннән үк участок ишекләре ябылып тормый. Иртәнге 9.00 сәгатькә 1292 сайлаучының 296сы үз тавышын бирергә өлгергән.  2831 нче сайлау участогына өйдән сайлау турында халыктан гариза кермәгән. Айгөл Рәдис кызы, әгәр хәбәр итәләр икән, без 14.00 сәгатьтән соң махсус урна белән сайлаучыларга барырга әзер, диде. 

              Сайлаучылар арасында беренче тапкыр сайлауларда катнашучылар бар. Айгөл Рәдис кызы 18 яшьлек Сөмбел Фазаелованы истәлекле вакыйга уңаеннан котлады һәм беренче сайлауга катнашу истәлеге итеп ручка бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев