Үткән атнада район ЗАГС бүлеге 50, 55 ел тигез гомер кичергән биш парны тантаналар залына чакырып хөрмәтләде. Ярты гасыр дәвамында бер-берсенең кадерен белеп, ярату хисләрен саклап яшәгән бу күркәм парларны сокланып күзәттем мин. Кайгыртучан караш, бер-берсен ярты сүздән үк аңлау, уртак уйлар, уртак фикерләр...
- Яшь буынга тәрбия чарасы буларак...
Үткән атнада район ЗАГС бүлеге 50, 55 ел тигез гомер кичергән биш парны тантаналар залына чакырып хөрмәтләде. Ярты гасыр дәвамында бер-берсенең кадерен белеп, ярату хисләрен саклап яшәгән бу күркәм парларны сокланып күзәттем мин. Кайгыртучан караш, бер-берсен ярты сүздән үк аңлау, уртак уйлар, уртак фикерләр...
- Яшь буынга тәрбия чарасы буларак оештырылучы мондый гаилә бәйрәмнәрен, җирлекләрдәге матур гомер иткән парларыбызны барлап, квартал саен үткәрергә тырышабыз, - ди район гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева. - Бүгенге көнгә шулай пар канат булып килеп җитү бик бәхетлеләргә генә насыйп була. Алар яшьләргә үрнәк, тормыш маягы булырдай шәхесләр.
Куян авылы егете Васил һәм Апас районының Югары Балтай авылы кызы Миңлесафа Сәрвәровларны икесенең дә җыр, сәнгать яратуы таныштыра. Казан дәүләт педагогия институтында белем алучы егет Горький исемендәге клубка Сара Садыйкова оештырган хорга йөри башлый. Миңлесафа да шунда җырлый. Җырлашып танышалар, 1961 елның 28 июлендә
җырлашып кавышалар, 55 ел уртак гомер юлын иңгә-иң куеп, җырлап үтәләр алар. Авыл сәхнәләрен бу пардан башка күз алдына китереп булмый иде, дип искә алды аларны котларга килгән Васил абыйның сеңлесе Дания Сәрварова. Районның төрле авыл мәктәпләрендә Миңлесафа апа - 20, Васил абый 30 ел балалар укыталар.
Химия-биология фәннәре мөгаллиме Васил абыйның укучылары күп олимпиадалар, спорт ярышларында призлы урыннар яулый. Шулай ук, фото, шахмат, төзүчелек, туризм түгәрәкләре алып бара, сәнгать түгәрәгендә балаларны җыр, бию, нәфис сүзгә өйрәтә. Миңлесафа апа исә балаларга сәхнә костюмнары тегә, мәктәптә хезмәт дәресе бирә. Намуслы тырыш хезмәтләре өчен күпсанлы мактау-хөрмәтләүләргә лаек булалар.
Балалар бәхете белән ата-ана бәхете тиңләшә. Кадерләп үстергән уллары Илһам да, Илфак та бүген әти-әниләре йөзен аклап, матур тормыш итәләр, ике гаиләдә дүрт онык үсә.
- Илһам белән очрашып йөри башлагач та, беренче итеп "әтиең бармы?" дип сорадым, - дип сөйләде сүз алгач киленнәре Фирдәүсә Сәрвәрова. - Чөнки үз әтием 37 яшендә вафат булды. Бу гаиләгә килен булып төшкәннән бирле менә 32 ел "әти" дип эндәшер кешем булу белән бик бәхетлемен. Әле тагын озак еллар безне капка төбенә чыгып озатып калырлык көчегез булсын!
Куян җирлегеннән алтын туйларын билгеләүче тагын бер мөгаллимнәр гаиләсе - Нурания һәм Артур Хәйдәровлар. Буыннан-буынга килгән укытучылар династиясен лаеклы дәвам итеп, Саба кызы Нурания апа килен булып төшкән җирлегендә - 37 ел, ә Артур абый чирек гасыр дәвамында балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. Хезмәтләре район, республика җитәкчелеге тарафыннан күп төрле хөрмәтләнгән. Әти-әниләре һөнәрен балалары дәвам итә: олы кызлары Римма Түбән Кама шәһәрендә, уллары Айвар район кадет мәктәбендә укыталар, уртанчы кызлары Рита исә инженер һөнәрен сайлаган.
- 6 ноябрьдә өйләнешүебезгә 50 ел була. Алтын туебызны иң олы бәйрәмебез дип исәплим. Бик бәхетле бәйрәм, - ди Нурания апа мөлаем елмаеп. - 50 ел бергә гомер итү - бик озын да, бик кыска да икән. Тигез, тату, туганнарыбыз белән аралашып-уралышып яшәдек. Балаларыбыз белән горурланып, алты оныгыбыз өчен сөенеп көн иткән чагыбыз.
Нәкъ менә 14 октябрь - шушы затлы чара үткән көнне Актаныштан Фәридә Мутина һәм Әхнәф Габбасовның өйләнешүләренә төп-төгәл 50 ел тулган. Бу җәйдә Әхнәф абый исә 80 яшьлек юбилеен каршылаган икән. Дөресен әйткәндә, аңа 80 түгел, 60 яшьне бирү дә кыен - йөз-кыяфәткә егетләр кебек. Табигатьне яратуы, буш вакыты булуга урман-кырлар юлыннан кайтып кермәве дә сәбәпчедер моңа, шулай ук, җыр-биюгә оста, шаян сүзгә бай Фәридә апа тәрбиясе дә бардыр, мөгаен. Лаеклы ялда булсалар да, икесе дә һаман тынгысызлар: Әхнәф абый эчке эшләр бүлегенең ветераннар советында актив эш алып барса, Фәридә апа "Гәрәбә" клубында нур чәчә.
- Сезнең шундый ныклы, матур, абруйлы гаилә булып яшәвегез сәбәбе нидә микән, дип озак уйландым. Беренчедән, сез - берегез мәдәнияткә хезмәт иткән, икенчегез Актаныш халкының иминлеген саклаган кешеләр; икенчедән, һәрчак гаилә, балалар дип янып яшәдегез, - дип, бу матур парның гаилә серен ачыкларга тырышты район мәдәният хезмәткәрләре белән котларга килгән Альбина Гәрәева.
- Тату яшәүнең сере - бер-береңнән көнләшмәү. Андый гадәт булмады, - ди Әхнәф абый үзе. - Без эштән кайтып кермәдек. Балалар безне күрми үстеләр дисәк тә була. Шөкер, тәрбияле, акыллы булып үстеләр.
Олы уллары Алмаз -
отставкадагы полковник, гаиләсе белән Норильскида, кече уллары Айваз Казанда яшиләр. Һәр гаиләдә берәр онык үсә.
Бәйрәмгә килгән элекке хезмәттәшләре һәммәсе дә Фәридә апаның бик тә ачык, ихлас, аралашучан кеше булуын ассызыкладылар, үзәк китапханәдә эшләүче Луиза Мирзанурова исә үзен бала тудыру йортыннан аның бер кочак лалә чәчәкләре белән каршы алганын һаман рәхмәт хисләре белән искә ала.
Аеш авылыннан Рәзинә һәм Зөфәр Фарсыевларның быел ике юбилейны бергә бәйрәм итүләре: бергә яшәүләренә 23 декабрьдә ярты гасыр булса, Зөфәр Фарсый улына 80 яшь тулган. Гомер буе икесе дә Ленин исемендәге колхозда терлекчелек тармагында намус белән хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр бүгенге мул имин тормышка, тыныч тигез картлыкка сөенеп туймыйлар.
- Олы кызыбыз Лүзия Чаллыда, Зәет улыбыз безнең янда төпләнде, гаиләсендә дүрт онык үсә, бер капкадан кереп йөрибез, - дип сөйли гаилә башы. Яман чирдән бакыйлыкка күчкән кызларын югалту ачысын татыган бу өлкәннәргә бүген күңел тынычлыгы бигрәк тә кадерле.
Солтангол авылында гомер кичерүче Бәлкыйсә апа һәм Шәмсемөхәммәт абый Шәймәрдәновларның гаилә коруларына 16 июнь көнне 50 ел тулган. Уртак ояда баһадирдай дүрт ул һәм ике чибәр кыз үстерә алар. Дөресрәге, көн-төн колхоз эшендә чабып, балаларның үскәннәрен күрмиләр дә. Аларны Шәмсемөхәммәт абыйның әнисе тәрбияли, балалар әбиләрен әнкәй дип атап үсәләр.
- Әти белән әни эштән кайтканчы әнкәй безне ашатып, чыгарып җибәрә иде - арып кайткач, тыныч кына утырып ашасыннар, ял итсеннәр дип, - ди уллары Фирдәвис. - Безне ашарга пешерергә дә, кер юарга да, башкасына да ул өйрәтте.
Бүген балалар барысы да башлы-күзле,тормышта үз урыннарын тапканнар. Шамил, Фирдәвис һәм Рәзинә гаиләләре белән Актанышта, Нәфисә - Түбән Камада, Камил - Минзәләдә, Фавис Казанда яшиләр. Шушы көннәрдә Шәмсемөхәммәт абый һәм Бәлкыйсә апаның унберенче оныклары - уллары Фависнең кызы туды. Мондый матур бәйрәмгә моннан да зур бүләк булырмы?!
Тормыш дигәнең алда тагын да зуррак сөенеч-шатлыклар китерсен бу мөлаем, бәхетле, тигез картайган парларга! Саулык, күңел тынычлыгы, имин еллар булсын.
Нет комментариев