21 октябрь 2016 яңалыклары
-
72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле»
Норлат районында яшәүче 72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язган идек. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык. Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган. - Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым - ай кебек нурлы булсын дип, Айнур куштык....
-
Актанышта кем бәйрәм итәргә хаклы? (ВИДЕОҖАВАП)
Әлеге сорауга җавапны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бирде.
-
БӘЙГЕГӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ: “Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул!”
- Акыллы, тәүфыйклы, алтын канатлы булып үс, балам, - дип, өлкәннәребез оныкларына мөрәҗәгать итте район Игелек үзәге хезмәткәрләре оештырган эчкерсез, җылы кичәдә. Оныкларны һәм дәү әни-дәү әтиләрне берләштерү, аларның араларын якынайту максатын куйган "Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул!" фотокүргәзмәсенең йомгаклау тантанасы шул рәвешле буыннарны берләштерүче ял кичәсенә әйләнде. Өлкәннәребез...
-
Алтын көздә – алтын туйлар
Үткән атнада район ЗАГС бүлеге 50, 55 ел тигез гомер кичергән биш парны тантаналар залына чакырып хөрмәтләде. Ярты гасыр дәвамында бер-берсенең кадерен белеп, ярату хисләрен саклап яшәгән бу күркәм парларны сокланып күзәттем мин. Кайгыртучан караш, бер-берсен ярты сүздән үк аңлау, уртак уйлар, уртак фикерләр... - Яшь буынга тәрбия чарасы буларак...
-
Чаллыда газ баллоны шартлап, дүрт кеше янып үлгән
Чаллыда янгын вакытында дүрт кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Янгын "Заря" бакчачылык ширкатендә урнашкан йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәбәр алынып биш минут үткәч фаҗига урынына килеп җиткән. Әмма участокка эләгү өчен аларга тимер капканы кисәргә туры килгән. Янгынны...
-
“Газстройсервис” ҖЧҖ тарафыннан быел 100 млн сумнан артыграк капиталь салым үзләштерелгән
Төзүче һөнәре - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Гомерен төзелешкә багышлаган кеше үзенең никадәр игелекле эшләр башкарганын аңлап та бетермәскә мөмкин. Ләкин бу һөнәр ияләренең хезмәте гасыр белән гасыр алышынганда да әһәмиятен һич югалтмый. Алар, чын мәгънәсендә, олы ихтирамга лаек. Шуны күздә тотып, төзүчеләр хөрмәтенә бәйрәм чарасы уздыру районыбызда матур гадәткә...
-
Такталачык мәктәбендә - табигать бәйрәме
Гадәттә, мәктәп бакчасы турында сөйләгәндә , аның мәйданы, андагы хезмәт, үстерелгән яшелчә һәм җиләк- җимешләрне күз алдына китерәбез. БезнеңТакталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе бакчасы- бәйрәмнәр, сәламәтлек дәресләре үткәрү өчен дә менә дигән урын. Көзнең төрле төсләр белән балкыган , һавада ак тоҗымнар очкан бер көнендә икенче ел рәттән көзге...
-
Хөрмәткә лаек райондашларыбыз (ИСЕМЛЕК)
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен "Наратлы" хуҗалыгы механизаторы Илдус Ансаф улы Нуретдиновка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. "Башак" хуҗалыгының ферма мөдире Нурания Рәвис кызы Габдуллина - "Фидакарь хезмәте өчен" медале, "Ташкын" хуҗалыгы механизаторы Фарис Фарсый улы Әхәтов - Россия Федерациясе Авыл...
-
Прокуратура Актанышского района выявила нарушения законодательства о пожарной безопасности
18 и 19 октября 2016 года прокуратурой Актанышского района совместно со специалистом МОНД по Актанышскому и Мензелинскому району УНД и ПР ГУ МЧС РФ по РТ проведена проверка соблюдения требований законодательства РФ о пожарной безопасности в МБУ «Кировский СДК», МБУ «Адаевский СДК» и МБУ «Татарско-Суксинский СДК» и выявлены следующие нарушения...
-
КӨНҮЗӘК СОРАУ: Үзара салым акчасын авыл Советына ышанып ничек тапшырыйк?
Сорау Исәнмесез, "Актаныш таңнары" газетасы редакциясе! Сезгә Әҗмәт авылы халкы яза. Сайлау алдыннан булган авыл җыенында, авыл зиратында 482 (дүрт йөз сиксән ике) мең сумлык эш эшлибез дип, авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануров хисап биргән иде, безнең зиратта эш эшләү түгел, янына килеп тә караган кеше юк. Ул кайчан эшләнә...