Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондашларыбыз Венера һәм Алмас Сабитовлар Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга юл тотты

Ел саен Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова 30 август- республика көне алдыннан җөмһүриятебезнең иң яхшы 50 гаиләсе белән очраша. Быел районыбыздан ятимнәрне үз канаты астына сыендырган, россиякүләм бәйгедә җиңү яулаган күпбалалы Венера һәм Алмас Сабитовлар әлеге мәртәбәле очрашуга чакыру алды.

- Гади генә гаилә конкурсында катнаша торгач, менә шундый хөрмәтләүләргә кадәр килеп җиттек. "Йолдыз" булу да җиңел түгел икән, ди Лилия кызым. Мин болай чәчләремне ясап, матур күлмәкләр киеп йөрергә өйрәнмәгән шул. Иркен, рәхәт киемнән балаларым белән табигатьтә йөрүгә җитәме соң?!- ди уенын-чынын бергә кушып Казанга ерак юлга чыккан Венера апа.

 

       Борчылуы бер дә юкка олы йөрәкле ханымның. Венера апа да, Алмас абый да олы хөрмәткә бик тә лаек пар алар. Бүгенге матур тантанада аларны зурлап бик күп сүзләр әйтелер, бүләкләр тапшырылыр.

Без дә аларны чын күңелдән котлыйбыз. Тирә-юньдәгеләргә игелек- изгелек үрнәге булып озын гомер кичерүләрен телибез!

Бәйрәм мизгелләре турында алдагы язмаларыбызда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев