Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ КЫЗЫК: Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Ә сез бу атнадан ниләр көтәсез?

Кучкар
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе күбрәк сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.Көнкүреш һәм хезмәтне дөрес оештыру мөһим.Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә аерылышу, суд юлында йөрмәвегез хәерле.Шимбә, якшәмбе дәртегезне басыгыз, тормышыгыз гармониялерәк булыр.


Үгезбозау
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе мәхәббәттә барысы әйбәт булачак. Иҗади илһам киләчәк. Пәнҗешәмбе, җомга вак-төяк каршылыклар борчыса да, сез аны җиңәчәксез. Шимбә, якшәмбе конфликтлардан качыгыз. 

Игезәкләр
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе өйдә уңайлылык һәм матурлык тудыру өчен яхшы көн. Пәнҗешәмбе, җомга дуслар белән уртак мавыгулар барлыкка килә. Шимбә, якшәмбе ашыкмагыз, теләсә-кайсы эштә вак-төякне искә алыгыз.


Кысла
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе күп очрашулар һәм яңалыклар булачак. Пәнҗешәмбе, җомга эмоциональ фон киеренке, сез эчке дөньягызга беркемне дә кертергә теләмисез. Шимбә, якшәмбе тыныч кына ял итегез, киләчәккә планнар корыгыз.


Арыслан
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе уңышлы сатып алу көтелә, ләкин акчагызны артык сарыф итмәгез.Пәнҗешәмбе, җомга акыл эшчәнлеге белән белән шөгыльләнү өчен уңай көн.  Шимбә, якшәмбе гаилә традицияләрен саклап,хатирәләрне барлап өйдә торыгыз.


Кыз
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Пәнҗешәмбе, җомга әйләнә-тирәдә комфорт тудырыгыз. Шимбә, якшәмбе туганнарыгыз, элекке танышларыгыз сезне искә төшерер.


Үлчәү
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе уңышыгызны куркытмас өчен ачылып бетмәгез. Пәнҗешәмбе, җомга үзегезне лидер буларак танытыгыз. Тыйнаграк булыгыз, алайса лидерлык озак бармас. Шимбә, якшәмбе тыныч көннәр көтә. 


Чаян
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе яңалыкны тиз кабул итәрсез. Пәнҗешәмбе, җомга бик актив булмагыз, читтәгеләрдә дошманлык хисе уятырсыз. Шимбә, якшәмбе ял итү, көч җыю өчен яхшы булыр.

Укчы
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе план буенча хәрәкәт итегез. Эшне башлап ташлау өчен түгел, ә тәмамлау өчен. Пәнҗешәмбе, җомга көтелмәгән хәбәр ишетерсез. Шимбә, якшәмбе үз-үзегез генә калып уйланыгыз. Фикерләрегезне тәртипкә салыгыз.


Кәҗәмөгез
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе рухи-этик кыйммәтләр дулкынландырыр яки мәхәббәт хисләре канатландырыр. Пәнҗешәмбе, җомга көнчеллек хисе комачаулар. Шимбә, якшәмбе гаиләдә гармония тудыру өчен уңай көн.


Сукояр
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбеинтуициягезгә ышаныгыз.Пәнҗешәмбе, җомга Суд һәм аерылышу өчен җайсыз көн.Шимбә, якшәмбе озак вакытлы планнарыгызны һәм башлаячак эшегез турында яхшылап уйланыгыз. 


Балык
Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе аралашу, шәхси мөнәсәбәтләрне көйләү өчен уңышлы көн. Пәнҗешәмбе, җомга конфликтлардан качыгыз. Шимбә, якшәмбе киләчәккә планнар корыр, матди сорауларны хәл итәргә уңай көн. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев