Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген «Казан Экспо»да узучы «Россия: Мәдәни төрлелек һәм гражданнар бердәмлеге» Идел буе федераль округы форумында Актаныш делегациясе дә катнаша

Идел буе федераль округы төбәкләре- Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Самара, Саранск, Түбән Новгород, Пермь һәм башка регионнардан килгән вәкилләр өч көн дәвамында «Россия: Мәдәни төрлелек һәм гражданнар бердәмлеге» исеме астында узучы форумның төрле юнәлешендәге секцияләрдә белем һәм тәҗрибә туплый, фикер алыша.

     Форумның бүгенге эшендә Актаныш районы Җәмәгатьчелек Советы рәисе Зәмфирә Хафизова, Совет сәркатибе, журналист Ләйсән Газизова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе урынбасары Анна Саматова,

Сәфәр мәктәбе укытучысы Ландыш Закирова, кадет-интернат мәктәбе мөгаллиме Нәгыйм Хөҗҗәтов катнаша.

      Актаныш делегациясе «Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерү», «Кече территорияләрнең үсешендә музей-тыюлыклар һәм тарихи утарлар» темасына узучы чараларда экспертлар чыгышларын тыңлый.

       Форумның өченче көнендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы «Демография һәм гаилә сәясәте», «Мәдәни мирас елы», «Социаль ярдәм», «Коммерцияле булмаган сектор» һәм башка темалар буенча секцияләр оештырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев