Туган авылым Исәнсеф Чишмәдә дә, торган авылым Иске Айманда да Ерак чишмә бар. Ерак булса да, күңелләребезгә бик якын ул. Вак чуерташлар өстеннән кояш яктысында җемелдәп, челтерәп аккан чишмә суы иҗат кешеләренә илһам, эш кешеләренә көч, авыруларга тән сихәте биргән. Авылда яшәүчеләр чишмәгә ешрак килсәләр, читтә яшәүчеләр аны сагынып, бер...
Туган авылым Исәнсеф Чишмәдә дә, торган авылым Иске Айманда да Ерак чишмә бар. Ерак булса да, күңелләребезгә бик якын ул. Вак чуерташлар өстеннән кояш яктысында җемелдәп, челтерәп аккан чишмә суы иҗат кешеләренә илһам, эш кешеләренә көч, авыруларга тән сихәте биргән. Авылда яшәүчеләр чишмәгә ешрак килсәләр, читтә яшәүчеләр аны сагынып, бер күрү өмете белән яшиләр. Туган авылларына кайткач, иң беренче итеп чишмәгә баралар.
...Бу хатирәне Колын авылы кешесе сөйләгән иде. Колын җирләре элегрәк Яңа Айман, Пучы, Ташлыяр (хәзер ул авыл юк инде) тирәсендә булган. Шул җирләрдә эшләү өчен кем җәяү, кем ат белән таң атуга ашыга-ашыга юлга чыгалар икән. Ә бер агай (исеме онытылган) ашыкмый гына атын җигеп, казанын, самоварын, ризыкларын арбасына төйи, Иске Айман авылына җитәрәк, атын сулга борып, Ерак чишмәдән су ала, аннан гына үзенә бирелгән кишәрлеккә китә икән. Казан астына учагын ягып, чишмә суыннан аш, чәй кайнатып, тәмләп ашагач кына эшкә керешә дә, үзеннән күпкә иртәрәк эш башлаучылардан алда эшен бетереп куя икән. Сораганнар моннан: "Син вакытыңны күбрәк ашарга әзерләүгә бирәсең, ашыкмыйсың, ә үзең эшне бездән иртә бетерәсең, сере нидә?" Ә ул елмаеп кына: "Мине ни өчен урау юллар белән Ерак чишмәгә керә дип уйлыйсыз? Чишмә суы тәнгә сихәт, беләккә көч бирә," - дип җавап биргән.
Авылыбызда бик уңган Халисә апа Дәүләтова каенанасы Шәрәфениса апаны хөрмәтләп, зурлап яшәде. Үзе көне-төне эштә булса да, чишмәгә суга барырга вакыт таба иде. Мунча яккан көнне коеныр өчен комганга да чишмә суы сала торган булган. Сафия апа Җиһангирова да каенанасы кушканнарны җиренә җиткереп, төгәл үтәп яши. "Чишмә ерак булса да, суга гел бара идек. Чишмә суын бик кадерләп кенә тота идек. Шулай булса да, каенана кушкач, ашка бәрәңгене чишмә суында юып сала идем", - дип искә ала ул.
Күҗәкә авылында яшәүче Мәфкыя апа Әхмәтханова хатирәләреннән: "Чишмәдән су алып кайтканда иңсәләребезне авырттырмас өчен яулыкларыбызны көянтәгә чорный идек. Яр буе бик текә, тәгәрәп төшкән вакытлар да булды. Яз айларында инеш аша чыкканда аяк киемнәребезне салып, яланаяк салкын суга кереп китсәк киттек, кайтыр юлга чиләкләребезгә чишмә суын тутырып чыгар идек. Авылга кергәнче көянтә-чиләкләрне куеп ял итеп алыр идек тә, авылга кергәч, төз атларга, суны чайпалдырмаска тырышып кайта идек. Урамда туктап ял итү үзеңнең маркаңны төшерү белән бер иде." Флүс Әхмәтханов: "Инәкәй авырып китте. Ул вакытта ир-атның чишмәгә суга барганы юк иде әле. Кеше күреп көлмәсен дип, таң атуга - әле авыл йоклаганда ук ике кулыма чиләк тотып чишмәгә суга китә идем. Көнгә ике мәртәбә идәнне юып чыгара идем. Инәкәй чишмә суын исеннән үк сизә иде. Идән югач, сулыш алулары да иркенәя, дия иде. Шуның белән мин инәкәйнең рәхмәтен алдым", - дип сөйли. Чишмә буйларына яшь киленнәрне су юлы күрсәтергә алып барганнар. Кадрия Сәетова истәлекләреннән: "Мин тормышка кыш көне чыктым. Йола буенча, су юлы күрсәтергә алып киттеләр. Ап-ак күлмәк, ап-ак кар - бар дөнья аклыкка чумган. Чишмә суын чиләкләргә тутырып, кайтыр юлга чыктык. Аяклар бата, сукмак күренми. Ярый әле, егетләр чиләкләремне авыл башына кадәр күтәреп кайттылар".
Элек-электән яңа туган сабыйны да, вафат булганнарны да чишмә суы белән юганнар. Наибә апаның кызы Нәфисә тугач та, әнкәй үлгәч тә, чишмә суына җибәргән иделәр. Үзем суга барам, үзем: "Нигә мине әнкәй яныннан чыгардылар?" - дип елыйм.
Онытылмый, еллар үткән саен арта гына чишмә белән бәйле хатирәләр.
Безнең белән бергә чишмәләр дә картаялар... Хәзерге көндә Айманның Ерак чишмәсенең оныкчыгы гына кайсыдыр бер игелекле бәндәсе куйган кечкенә ялгаштан моңсу агып ята. Чишмә буйларын хәтеребездә генә яңартып калмыйча, игелекле кешеләр аңа җан өрсә, киләчәктә, бәлки, чулпыларыбызны чылтыратып, көянтә-чиләкләребезне асып, чишмә буйларына барырбыз, күңелле җырларыбызны яңгыратырбыз.
Нет комментариев