2 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Без "Иң яхшы яңалык" бәйгесенең җиңүчесен билгеләдек!
Актаныш мәгълүмат - мөхәррият үзәге 15 октябрьдән 31енә кадәр райондагы иң яхшы яңалыкка бәйге игълан иткән иде. Яңалыкны язып (фото яки видео белән булуы шарт) airs16@mail.ru электрон почтасына яки vk.com/aktanyshrt җибәргә кирәк иде. Шул рәвешле райондашларыбызның үз яңалыгын www.aktanysh-rt.ru сайты аша башкаларга да җиткерү мөмкинлеге барлыкка килде. Иң кызыклы һәм...
-
Актанышта "Шома бас!" бәйгесе үтте (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
1 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Шома бас" татар һәм этнографик биюләре III Республика бәйгесе сайлап алу туры үтте. Актаныш җирлегендә барлыгы 450 дән артык үзешчән биюче катнашты . Авыл мәдәният йортлары, район үзәге укыту учреждениеләре, балалар бакчалары коллективлары конкурска җаваплы карадылар.13 коллектив зурлар , 13 коллектив балалар, төрле яшь...
-
Районда иң чиста сыерлар Кыркаентүбә фермасында
1 ноябрь көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә терлекчелек тармагына багышланган семинар үтте. Хуҗалык җитәкчеләре "Әнәк" агрофирмасының Яңа Кормаш һәм Иске Кормаш бүлекчәләрендәге эшчәнлек белән танышып, үзләренә шактый файдалы мәгълүмат алдылар. Агрофирмада терлекләрне нинди ысул белән тәрбияләгәнне күрделәр. Кукурузны орлыкка игүнең файдалы булуына инандылар. Райондагы иң чиста сыерларны күрделәр....
-
Чишмә суы – тәнгә сихәт
Туган авылым Исәнсеф Чишмәдә дә, торган авылым Иске Айманда да Ерак чишмә бар. Ерак булса да, күңелләребезгә бик якын ул. Вак чуерташлар өстеннән кояш яктысында җемелдәп, челтерәп аккан чишмә суы иҗат кешеләренә илһам, эш кешеләренә көч, авыруларга тән сихәте биргән. Авылда яшәүчеләр чишмәгә ешрак килсәләр, читтә яшәүчеләр аны сагынып, бер...
-
Инсультның кайчан буласын берәү дә белми
Узган атнаның җомгасы инсультка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район үзәк хастаханәсе неврологы Риназ Галиев белән әңгәмә кордык. Чөнки бөтен дөньяда ел саен 12 миллион инсульт очрагы теркәлә. Ә Россиядә бу сан 450 меңгә якын. Статистика мәгълүматларына караганда, инсульт кичергән кешеләрнең 31 проценты башкалар ярдәменә мохтаҗ, 20...
-
Актаныш авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа бурычлар билгеләде
27 октябрь көнне "Ташкын" хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның баш инженерлары, агрономнары, икътисадчылары катнашында киңәшмә үтте. Биредә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге агымдагы эшләр каралды. Бурычлар билгеләнде. Семинарда катнашучылар иң элек район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов җитәкчелегендә "Ташкын" хуҗалыгының машина-трактор паркындагы эшчәнлек белән таныштылар. Төгәл мисаллар ярдәмендә техниканы ничек ремонтларга, ничек...
-
Ижау белән Актаныш арасында дуслык күпере (ФОТОЛАР ДА БАР)
28 нче октябрь көнне Удмуртия башкаласы Ижауда, Халыклар дуслыгы йортында бик матур әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәгә Татарстан республикасыннан Бөтендөнья татар конгрессының Актаныш бүлеге рәисе Айгөл Галимҗанова, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, авылдан бер төркем мәдәният хезмәткәрләре, Актаныштан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар җырчыбыз Робсон Мусин, җырчы Атлас...
-
Актанышлылар шома басамы? ("Шома бас!" бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ)
2016 ел Актаныш муниципаль районында Бию елы дип игълан ителде, Актанышыбыз бер ел дәвамында бию ритмында, дәртле көйләр чолганышында яшәде, милли биюләребез белән илһамланды. 2015 елның ноябрь аенда зур старт бирелгән иде бу бәйгегә. Бездә район Башлыгы призына биючеләр бәйгесе үтте. Конкурсының максаты - заман шартларында элеккеге традицияләргә тугры калып,...
-
"Актаныш таңнары" бүләкләр уйнатты. Бәхетлеләр билгеле! (+ФОТОЛАР)
13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр газета-журналларга, шул исәптән "Актаныш таңнары" газетасына да ташламалы бәядән язылу декадасы игълан ителгән иде. Әлеге мөмкинлектән 2294 райондашыбыз файдаланып калган. 2 ноябрь көнне мөхәррият бинасында 23 октябрьгә кадәр 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Актаныш танңары" газетасына язылучылар арасында 10 бүләк уйнатылды. Әлеге уенда барлыгы 217...