Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тукай районында 7 яшьлек кыз суга баткан

Коену сезоны 1 июньнән генә башлана- инде бер баланы югалттык

              Фаҗигале хәлләр килеп чыкмасын өчен Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әти-әниләрне уяулыкка өнди- балаларны су буйларына ялгыз җибәрмәскә чакыра. Бу хакта  "Чаллы ТВ" сайтында язалар.

                Кичә, 21 май көнне 19. 55 сәгатьтә  Бердәм кизү диспетчерлыгына Тукай районының Комсомол районында җиде яшьлек кызның суга батуы турында хәбәр керә. Бу хакта "Чаллы ТВ"га Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Рафик Авзалов сөйләгән. 

                    "Җиде яшьлек кыз сулыкка мөгаен су коенырга килгән булгандыр, чөнки үзе белән су үткәрми торган күзлек тә алган. Фаҗиганең төгәл вакытын әйтә алмыйбыз әле. Чөнки хәбәр кичен генә керде. Кызны сулык яныннан үтеп баручылар күреп ала һәм ясалма сулыш алдырырга тырыша. Әле коену сезоны башланмады, инде без бер баланы югалттык", ди спикер.

                  Татарстанда су керү сезоны 1 июньнән гамәлгә керә. 

Реклама

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев