Актаныш

Актаныш районы

16+
Общество

Ураза гаете мөбарәк булсын: Актанышта гает бәйрәме

Бүген бәйрәм- Ураза гаете. Районыбызның барлык мәчетләрендә , шулай ук Актанышның Җәмигъ мәчетендә Ураза гаете намазын җәмәгать белән укыдылар.

Иртәнге сәгать 6.00 тулганчы ук иман йортына олысы-кечесе җыелган иде инде.
Имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин вәгазендә тоткан уразаларыбыз, кешеләргә карата кылган изге эшләребез күңелләребезне сафландырсын, һәркайсыбызга сәламәтлек, тормышыбызда бәрәкәт арттырсын дип, изге гамәлләрне көндәлек тормышта да эшләргә кирәклеген искә төшерде.

Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов та барча мөселман кардәшләрне ислам диненең иң олуг бәйрәме -Ураза гаете белән котлап изге теләкләрен ирештерде.

Вәгазьләрдән соң җәмәгать белән намаз укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев