Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Танылган Россия модельеры Валентин Юдашкин вафат, күптән түгел Вячеслав Зайцевны соңгы юлга озатканнар иде

Быел 60 яше туларга тиешле танылган Россия модельеры Валентин Юдашкин вафат. Моннан берничә ел элек Валентин Юдашкинның бөерләрендә рак табалар. Авыру бик тиз үсеш ала, соңрак башында метастаза башлануы ачыклана. Валентин берничә химиятерапия курсы ала, катлаулы операцияләр кичерә. Март аенда модельерның хәле тагы да начарая. Бүген аның хатыны үлемен хәбәр иткән.

 

           30 апрельдә тагын бер Россиянең атаклы модельеры Вячеслав Зайцев 85 яшендә мәңгелеккә күзен йомган иде. Соңгы елларда Зайцев паркинсон авыруыннан интегә, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмый.

             Советлар Союзы дәүләтендә яшәгән хатын-кызларына бу ике ир-егет мода дөньясына тәрәзә ачучылар. Матур, стильле  киенүне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрделәр, гади халыкта зәвыкь хисе тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр алар, җаннары җәннәттә булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев