Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: Җәмәгатьчелек берләшмәсе- бизнес, хөкүмәт һәм җәмгыятьнең өчьяклы диалог мәйданы ул

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә мәйданының Илһам Шакиров исемендәге «Россия: мәдәни төрлелек һәм гражданнар бергәлеге» форумы уза.

Форумның пленар утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Рөстәм Нургали улы Россиянең төрле төбәкләреннән 2 меңнән артык форумда катнашучыларны сәламләп " Җәмәгатьчелек берләшмәсе- бизнес, хөкүмәт һәм җәмгыятьнең өчьяклы диалог мәйданы ул", дип белдерде. Җәмәгатьчелек фикере кайсы пространствода да зур көчкә ия. Моны милли лидерыбыз Владимир Путин да һәрвакыт әйтә килә. Татарстанда 173 милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә. Традицион дин һәм конфессия кешеләре республика тормышында активлык күрсәтеп эшли, яши.

Форум эшендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы җитәкче- экспертлары җәмәгатьчелек белән эшләү, коммерциячел булмаган оешмаларның җәмгыять өчен файдалы гамәлләр нигезе булуын исбатлап чыгыш ясады. Федераль проектларны, дәүләт программаларын тормышка ашыруда аларның роле зур.

Пленар утырышка кадәр форумның пленар утырышында Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендәге район делегациясе катнаша.

Пленар утырышка кадәр Актаныш районы Җәмәгатьчелек Советы рәисе Зәмфирә Хафизова, Совет сәркатибе, журналист Ләйсән Газизова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе урынбасары Анна Саматова, Сәфәр мәктәбе укытучысы Ландыш Закирова, кадет-интернат мәктәбе мөгаллиме Нәгыйм Хөҗҗәтов "Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерү», «Кече территорияләрнең үсешендә музей-тыюлыклар һәм тарихи утарлар» секция эшендә белем һәм тәҗрибә туплады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев