Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Язмышны үзгәртүче мәхәббәт һәм тугрылык

Яктылыкка юл Нишләргә, дип, чыгар юл тапмаган, өметсезлеккә бирелгән вакытта Лира апа хастаханәдә районның җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизованы очрата. - Ничек хәлләрегез? - дип сорый ул. Лира апаның күңеле мөлдерәмә тулы вакыт: - Йөри алмый, урында инде, авыртына, - ди чарасызлыктан. - Нишләп ятасыз, нәрсә көтәсез, бирешергә ярамый, бергәләп...

Яктылыкка юл
Нишләргә, дип, чыгар юл тапмаган, өметсезлеккә бирелгән вакытта Лира апа хастаханәдә районның җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизованы очрата.
- Ничек хәлләрегез? - дип сорый ул.
Лира апаның күңеле мөлдерәмә тулы вакыт:
- Йөри алмый, урында инде, авыртына, - ди чарасызлыктан.
- Нишләп ятасыз, нәрсә көтәсез, бирешергә ярамый, бергәләп җиңәбез, дип, бөтенебезне дер селкетте, артыннан йөрик, дип этәргеч бирде. Район җитәкчеләре белән сөйләшеп хәлне аңлатты. Түләүле операцияне, протезларны күтәрә алмыйбыз,мөмкинлегебез юк, дидек. 2012 елдан һәр эшләгән акча дәвалануга китеп барды. Уртак бер фикергә килеп, Сезгә дә, халыкка да ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек, - дип, Лира апа хәтер йомгагын сүтте.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының район җәмәгатьчелек советы җитәкчесе Зәмфирә Хафизова белән фикерләшеп, республика, район мәгълүмат чаралары аша халыкка мөрәҗәгать иттек. ТНВ журналистлары, коллегаларым Данил һәм Гөлназ Гыйниятовларга хәлне аңлатканнан соң, алар теләктәшлек күрсәтте. Яңалыклар бүлегенә Гөлнара Гәрәеванең хәлен аңлаткан сюжет әзерләдек. ТНВның Яр Чаллы бүлеге журналисты Илшат Әюпов Гөлнараның үзе, гаиләсе, Зәмфирә Зиннур кызы белән сөйләшеп, бик эчтәлекле тапшыру эшләде. Журналистларның кешелеклелеге, һәрчак ярдәм итәргә әзер булулары, һәр кеше күңеленә үтеп керерлек сүзләр таба белүләре сокландырды да, безгә бик зур ярдәм дә булды, - дип, ихластан рәхмәт хисләрен белдерде Гәрәевләр. "Актаныш таңнары" газетасы, җирле телевидение аша да халыкка мөрәҗәгать иттек. Узган елның ноябрь ае иде ул. Битарафлык артта калды: сәламәтлек саклау системасы, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек һәм хәйриячелек оешмалары, олы йөрәкле кешеләр - бар халык дәррәү күтәрелде.
- ТНВдан тапшыру чыгу белән телефон тынып та тормады. Хәлем белән кызыксынып, көч биреп, ярдәм итәргә теләгән шалтыратулар иде. Әйләнә-тирәбездә игелекле, олы йөрәкле, ярдәмчел кешеләрнең күплегеннән күңелебез дә нечкәрде, каушап, югалып та калдык, - дип, мөлдерәмә тулган күңелләре аша, күз яшьләренә чыланган керфекләрен какмаска тырышып рәхмәтләрен белдерде алар. - Авыру ачыкланып, диагноз куелгач, яшәмәдек дисәң дә була инде. Тоташ караңгылыктан, авыр уйлардан торган юл. Гел начарын уйлыйсың, гел начар булыр кебек. Акрынлап, үзебездә көч табып, яхшыны уйларга, яхшыга юрарга өйрәндек. Чынбарлык, вакыйгалар агымы да уңай якка үзгәрә башлады. Тормышыбызга да яхшы күңелле кешеләр очрап, сөенечле хәбәрләр ишетә башладык.
Гөлнара укыган Актанышның 1нче мәктәбе укучыларына, укытучыларга, сыйныф җитәкчесе Миләүшә Маликовага, өйгә килеп аерым фәннәрне укытучыларга, директор Рәйлә Гыйздәтуллинага, Лира апа эшләгән район үзәк хастаханәсе коллективына, баш табиб Айрат Бикмөхәммәтовка, дәвалану барышы белән кызыксынып, соңыннан тернәкләнү үзәгенә дә урнашырга ярдәм иткән - район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Илнар Фәттаховка, район җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизовага, журналистларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр алар.
Гел юлда булгач, төрле вакыт була, Гәрәевләрнең көенчә эш планнарын үзгәртергә дә туры килә ашыгыч рәвештә. Хәлгә керәләр. Казанда ДРКБда Гөлнараны дәвалаучы табиб-гематологлар Илсия Осипова, Екатерина Гришина, Мәскәүдә гематология фәнни үзәгендә дәвалаучы табиб-ортопедлар Василий Мамонов, Михаил Песидский белән элемтәдә торып, дәвалану этапларын төгәл башкара Гөлнара, физик күнегүләр эшләп сәламәтлеген дә, ихтыяр көчен дә ныгыта.
Дәвалаучы табибларны, үз эшләренең осталары, диделәр алар. Башка хастаханәләрдә карап та тормадылар, кул гына селтәделәр.
- Мәскәүнең травматология һәм ортопедия үзәк институтында Гөлнараны Василий Евгеньевичка күрсәттеләр. "Германиядә укып кайтып, фәнни үзәктә ортопедиа-травматология үзәге ачкан кеше, үз өстенә җаваплылык алып, курыкмыйча ул гына тотынырга мөмкин мондый җитди, бик сирәк очрый торган катлаулану очраклары булган вакытта," - диделәр безгә табиб белән таныштырганда.
13 апрельдә Гөлнарага, 4-5 сәгать дәвамында операция ясап, бот сөягенә керамик протезлар куялар. Мәскәүдә дәвалана. Кабаттан хәрәкәтләр ясарга өйрәнә. 16 майда Казанга "Нехама" реабилитация үзәгенә кайта. Организмны торгызу юнәлешендә 21 көн дәвалану курсы үтә.
Август аенда Казан, Мәскәү шәһәрләрендә булып, кабат тикшеренү үтте Гөлнара. 1 сентябрь - белем көнен дә Казанда каршы алды кыз. 4 октябрьдә, Аллага тапшырып, Мәскәүдә чираттагы операциягә юл алды Гөлнара. Аннан кабат тернәкләнү, йөрергә өйрәнү - реабилитация.
Фаразлау һәм чынбарлык
Үтелгән юл, көндәлек мәшәкатьләр, дәвалану, ярдәм чаралары, туганнар, күршеләр, якыннар, бөтенләй битараф яки аеруча кызыксынучан кешеләр, яшәү фәлсәфәсе хакында сөйләшәбез. Бар да гадәти, бар да кичерелгән. Ярдәм итәргә, хәлне җиңеләйтергә тырышучылар белән беррәттән, көнләшүчеләр дә бар. Гаҗәп түгел, чынбарлык.
- Көч булса, теләк булса, бар әйберне дә эшләргә була, - ди Гөлнара. Сәламәтлекне, ышанычны, бәхетне тамчылап җыйган, булганның кадерен белеп һәм саклап яшәүче кызның теләге бу яшьтәшләренә дә, һәммә кешегә дә.
Лира апа:
- Күрмәгән калмады инде. Дүрт ел буе хастаханә юлында без хәзер. Бала чирләсә, ата-
анага икеләтә авыр. Башкаларга кичерергә язмасын, дип кенә теләп йөрим.
Гөлнара үзе дә:
- Башта табиблыкка укырга китәм дип йөрдем. Инде хәзер күтәрә алмам, кыен булыр дим. Хастаханәдә дәваланучы балаларны күрсәм дә күңелем тетрәнә, ярдәм итәсе килә. Программист булырмын кебек. Кыен булачак, диләр. Иң теләгәнем шул, - ди.
Лира апа:
- Туганнарга рәхмәт. Операция вакытында да шалтыратып хәл белеп тордылар. Мәскәүгә бару күрше авылга бару кебек кенә тоела хәзер. Айлар буе яшәү бик чыгымлы. Бөтенләй уйламаган кешеләр ярдәм итә. Акча җыйган вакытта да бөтен халык ярдәм итте. Һәркайсын аерып әйтү мөмкин дә түгел. Кәзкәй,Тыңламас авылы халкына, район оешмаларына, МНКТ коллективына, изге теләктә булган һәр кешегә рәхмәт.
Газинур абый:
- Элек юк-барга борчылганмын икән, дисең. Үз-үземне юкка битәрләгәнмен, дип уйлыйсың. Башта төшенкелеккә бирелдек. Яңадан үзебезне кулга алып йөри башладык. Яхшылыкны уйларга, яхшыга ышанырга, яхшы булганына сөенергә өйрәндек. Чөнки төрле кешеләр белән очрашасың. Явыз кешеләр дә бар. Андыйларга игътибар итмәскә тырышабыз. Кызга да ишетмә, күрмә, тыңлама, укыма андыйны, дибез. Операция өчен җыелган акчага машина алганнар икән, дип тә яздылар "Подслушано в Актаныше"да. Туганнар ярдәм иткән иде анысына. Чөнки берничә тапкыр, ватылып, кире борылып кайтырга туры килде. Җанга тия. Интернетта күбрәк ул утыра, беренче булып та Гөлнара күрә, кәефе төшә. Бала чирләде, дип, дөнья тукталып калмый. Матур итеп яшәргә тырышасың, алга омтыласың.
Балалар медицинасы түләүсез дигәннәре дә дөреслеккә туры килми. Квота белән китәсең, табибка бер тапкыр приемга керү өчен генә була ул. "Сөйләсәң, сөйләп бетерә торган түгел", - диләр.
Гөлнара, яңа өйгә күчсәм, терелермен кебек, дигәч. Яшәгән өйләрен сатып, фатирда торып, яңа йортларын җиткерәләр алар. Бала өчен, дип, бала хакы, дип. Яңа өйгә күчкәннең тәмен яңа тоябыз, диләр. Газизнең дә үсеп җиткәнен сизми дә калалар алар. Гел туганнарда, күршеләрдә калдыргангамы, мөстәкыйль, үзен җитди һәм олыларча тотарга ярата. Апасына да китмә, безнең янда рәхәт бит, дип, мөлдерәмә күзләре белән карый ул.
Язмыш... юллары урау, кайтыр өең, гаиләң, көтәр кешеләрең - таянычларың булганда су өстеннән дә барасың, утларга да керәсең, өмет-ышанычны да йөрәк түрендә саклыйсың.
БАШЫ: https://vk.com/away.php?to=http%3A%2F%2Faktanysh-rt.ru%2Fru%2Fthe-news%2Fitem%2F4985-yazmyishnyi&post=133880703_4316
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев